Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Май бәйрәмнәрендә шашлык кыздыру шартларын аңлатканнар

    Республикада янгынга каршы режим кертелде ("Ватаным Татарстан").

     

    Татарстанда яшәүчеләргә май бәйрәмнәрендә шашлыкны кайда кыздырырга мөмкин булуы турында аңлатып үтелгән. Аны бары тик махсус тимер савытларда гына әзерләү рөхсәт ителә. Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин шулай дип белдергән.

    Башка шартлары да бар. Тимер савытны теге яки бу корылмадан яки агач-куаклардан кимендә биш метр ераклыкка урнаштырырга кирәк. Шулай ук савыт тирәсендә ярты метрлы ара корыган үләннән һәм чүп-чардан чистартылырга тиеш.
    Моннан тыш, табигатьтә ризык әзерләүченең тегендә-монда китеп югалуы катгый төстә тыела. Утны ул гел карап-күзәтеп торырга тиеш. Шул ук вакытта аның кул астында янгын сүндергеч булырга тиеш. Соңыннан, ут пыскып тормасын өчен, күмерләрне сүндереп китәргә кирәк.
    Сүз уңаеннан, Татарстанда өч көн эчендә корыган үлән һәм чүп-чар янып китү сәбәпле 100дән артыграк янгын очрагы теркәлгән. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле бу.

    Реклама

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: