erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Россиядә электр самокатлары 2028 елга дәүләт номерлары алырга тиеш

2030 елга электр самокатларын куркынычсызлык таләпләренә туры килүен раслый торган мәҗбүри маркировкалау мәсьәләсе хәл ителергә тиеш.

2028 елга Россиядә электр самокатлары һәм индивидуаль мобильлекнең башка чаралары (СИМ) номер билгеләре куеп дәүләт теркәвен узарга тиеш булачак. Бу Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган 2030 елга кадәр һәм перспективада 2036 елга кадәр юл хәрәкәте иминлеген арттыру стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планыннан күренә.

Номерлар биреп, индивидуаль мобильлек чараларын теркәүне оештыру өчен җаваплы дип Эчке эшләр министрлыгы һәм транспорт министрлыгы билгеләнде.

Моннан тыш, 2030 елга электр самокатларын куркынычсызлык таләпләренә туры килүен раслый торган мәҗбүри маркировкалау мәсьәләсе хәл ителергә тиеш.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев