erid:2VtzquqpS7d
Рөстәм Миңнеханов баш батырга машина ачкычы тапшырды
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов баш батырга машина ачкычы тапшырды

Шәп бүләк!

Бүген Болгарда «Изге Болгар җыены»нда милли көрәш ярышлары булды. Анда 10 илдән 100дән артык көрәшче  көч сынашты. 

Уртача авырлыктагылар арасында Татарстан көрәшчесе, Россия һәм дөнья чемпионы Динар Кәримуллин баш батыр булды. Ул финалда Ульяновск өлкәсе көрәшчесе Артур Хәкимов белән көрәште.

100кг артык авырлыктагылар арасында Авыр үлчәү категориясендә Чаллы спортчысы, дөнья чемпионы Радик Сәлахов җиңү яулады. Ул финалда Грузия чемпионы Уча Табататзе белән очрашты.

Көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады һәм баш батырга төп бүләк — «Lada Grantа» машинасы ачкычын тапшырды.

Бу - Чаллы спортчысының бүләккә алынган 19нчы машинасы. 

Тулырак: https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/rostam-minnexanov-cally-korascesena-masina-bulak-itte

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев