erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Татарстан Президентын сайлауда катнашырмы?

Мин үз-үземне президентлыкка кандидат итеп күрсәтә алмыйм, минем андый вәкаләтләрем юк, диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Татарстан Президентын сайлауда катнашачагын инкарь итмәде. ТР Президенты йомгаклау матбугат конференциясендә журналистларга шулай дип белдерде.

«Мин үз-үземне президентлыкка кандидат итеп күрсәтә алмыйм, минем андый вәкаләтләрем юк. Әгәр минем кандидатурага тукталсалар, моның белән килешә яки баш тарта алам», - дип аңлатты Миңнеханов.

Ул Президент сайлауның республика өчен мөһим мәсьәлә булуын әйтте. Хәзерге вакытта Президент вәкаләтләренең агымдагы срогында лаеклы эш күрсәтү турында уйларга кирәк, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Әле бу ел төгәлләнмәде, минем 9 ай вакытым бар. Калган вакытта нәтиҗәле эш күрсәтергә кирәк, аннары карабыз. Әгәр шундый мөмкинлек туа икән, сайлауда катнашу ихтималын кире какмыйм», - дип сүзен йомгаклады Татарстан Президенты.

Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан «бердәмроссиялеләре»нең Миңнеханов кандидатурасын ТР Президенты вазифасына тәкъдим итәргә әзер икәнлекләре хакында хәбәр иткән иде инде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X