«Татар-информ» гыйнвар нәтиҗәләре буенча Дзен версиясе буенча федераль ММЧ рейтингында 33 нче урынны алды. Декабрь белән чагыштырганда мәгълүмат агентлыгы берьюлы 23 позициягә күтәрелде.
Федераль топны РИА Новости җитәкләде, икенче урында ТАСС урнашты, өчлекне RT япты.
Рейтинг ай саен Дзенда тәкъдим ителгән ММЧның сыйфат һәм сан күрсәткечләре нигезендә төзелә. Аерым алганда, цитаталар китерүчәнлек, оперативлык, баш исемнәрнең сыйфаты, Дзендагы каналда язылучылар саны һәм башка күрсәткечләр исәпкә алына.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев