erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан прокуратурасы ярдәме белән Казан егете тораклы булды

Казанда яшәүче ятим һәм инвалид егет озак вакыт көткән фатирына иреште. Торак мәсьәләсе прокуратура катнашыннан соң уңай хәл ителгән.

 

Татарстан прокуратурасы Казанда яшәүче 21 яшьлек ятим егетнең торак хокукларын яклады. Егет сәламәтлеге буенча инвалид булып тора һәм закон нигезендә торак белән тәэмин ителергә тиеш булган кешеләр исемлегенә кертелгән.

Шуңа карамастан, озак вакыт дәвамында аңа фатир бирелмәгән. Үз хокукларын яклау өчен яшь кеше прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү нәтиҗәсендә күзәтчелек органы судка дәгъва гаризасы юллаган. Анда егетне тиешле тәртиптә торак белән тәэмин итү таләбе куелган.

Прокуратура вәкилләре белдергәнчә, гражданнарның торакка бәйле хокукларын үтәү дәүләт органнарының мөһим бурычы булып тора.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә Казан егетенә социаль найм килешүе нигезендә уңайлы һәм төзекләндерелгән торак бирелгән.

Татарстанда ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яшьләрне торак белән тәэмин итү эше прокуратура контролендә кала.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев