erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда бер ир дустына кунакка килеп, аның сөйгәнен үтергән
Яңалыклар

Татарстанда бер ир дустына кунакка килеп, аның сөйгәнен үтергән

Тикшерү фаразлары буенча, Зәйдә яшәүче 37 яшьлек ир элеккеге дус хатынына кунакка килгән булган.  Алар бергәләп, хатынның яңа «сөйгәне» белән кәеф-сафа корып утырган.  Хуҗалар икәүләп йоклап киткәч, исерек ир-ат пычак алып, хатынның сөеклесенә кадаган ("Ватаным Татарстан").

 

Мәрхүмнең мәетен 11 апрельдә төнлә табып алганнар. Шикләнелүчене тоткарлаганнар, ул гаебен таныган. Хәзер иргә карата җинаять эше кузгатылды.  Бу хакта Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев