erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда грипп белән авыручылар теркәлә башлаган

Татарстанда яңа эпидемиологик сезонда гриппның беренче очраклары ачыкланган. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

 

Узган атнада республикада ОРВИ һәм грипп белән авыруның 11 923 очрагы теркәлгән. 1 сентябрьдән бирле белгечләр 15 кешедә грипп ачыклаган.

Белгечләр мәгълүматына караганда, республикада авыручылар саны сезонлы дәрәҗәдә кала.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев