Аларны моң берләштерде
Бүген Арча район Мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында күңелле һәм үзенчәлекле чара – «Җырлыйк әле!» караоке-баттлы узды.
Сәнгатьне, җыр-моңны яратучы актив ветераннардан тупланган ике команда – «Картаймаслар» һәм «Тынгысызлар» үзара көч сынашты. Дамир Таҗиев җитәкчелегендәге «Картаймаслар» командасының девизы – «Җитәбез кебек йөзгә, ә йөрәк унсигездә!» булса, Халидә Вафина капитан булган «Тынгысызлар» «Җырлап керәбез гомер көзебезгә» дигән девиз белән бәйгегә чыкты.
Бәйге чын мәгънәсендә җыр-моң бәйрәменә әверелде. Катнашучылар яңгыраган көйләр буенча җыр исемнәрен таптылар, «Сагыну» сүзе белән такмаклар уйлап чыгарып, аларны җырлап күрсәттеләр. Җырчы һәм композиторларны фотоларыннан таныдылар, сүзтезмәләрдән бер куплет җыр төзеделәр һәм башка кызыклы биремнәрне дә бердәмлек, тапкырлык белән үтәделәр.
Чараның үзәгендә, әлбәттә, җыр торды. Командалар үзләренең җыр-моңга осталыкларын да күрсәттеләр. Ә үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары бәйгене тагын да ямьләндереп, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Ике команда да бәйгедә зур тырышлык күрсәтте, һәр биремне бердәм булып үтәде. Ә иң мөһиме – бу көнне дуслык җиңде. Чөнки җыр да, матур аралашу да, күңел күтәренкелеге дә барлык катнашучыларны берләштерде.
Өлкән яшьтә дә күңелдә яшьлек дәрте, җырга-моңга мәхәббәт сүрелми. «Җырлыйк әле!» чарасы моның матур дәлиле булды.
Нет комментариев