erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда юл-транспорт һәлакәте ике кешенең гомерен өзгән

20 апрельдә Казан–Оренбург трассасының 115нче чакрымында, Чистай районында, Kia Soul автомобиле каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән бәрелешкән.

Чит ил машинасын йөртүче вакыйга урынында ук һәлак булган. «Лада» пассажиры исә хастаханәгә алып барылган вакытта, ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, тикшерү барышы прокуратура контролендә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев