erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда майлы культуралар мәйданнарын арттырдылар

Быел Татарстанда майлы культуралар чәчүлекләре узган ел белән чагыштырганда 87 мең гектарга арткан.

Быел Татарстанда майлы культуралар чәчүлекләре узган ел белән чагыштырганда 87 мең гектарга арткан. Бу үзгәреш, нигездә, бөртекле һәм терлек азыгы культуралары мәйданнарын киметү исәбенә башкарылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".
Министр сүзләренә караганда, соңгы елларда республикада чәчү структурасын яңарту юнәлешендә эзлекле эш алып барыла. Аеруча рапс һәм көнбагыш мәйданнары киңәйтелә. Быел көнбагыш чәчүлекләре 55 мең гектарга, ә рапс мәйданнары 43 мең гектарга арткан.
«Берничә ел дәвамында бөртекле культуралар мәйданнарын киметәбез. Шул ук вакытта рапс һәм көнбагыш чәчүлекләрен арттырабыз», – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Бүгенге көндә республикада чәчү эшләре тулысынча тәмамланган. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүгә керешкән. 
Быел Татарстанда барлыгы 2,5 миллион гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Шуның 1,6 миллион гектарын язгы культуралар били. Бөртекле культуралар 1,2 миллион гектарда үстерелә, майлы культуралар мәйданы 669 мең гектарга җиткән. Моннан тыш, шикәр чөгендере 53,1 мең гектарда чәчелгән, ә терлек азыгы культуралары 616 мең гектар мәйданны били.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев