2025 ел башыннан Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы мәйданчыгында үткәрелгән биржа сәүдәләре нәтиҗәсендә республика бюджеты 27,6 миллион сум акча экономияләгән. Бу хакта ТР Төзүчеләр берлеге идарәсе утырышында хәбәр ителде.
Татарстан Республикасының Төзүчеләр берлеге идарәсе утырышы узды. Чарада төзелеш тармагында бәяләр формалаштыру мәсьәләләре, цифрлы платформалар һәм биржа механизмнарының әһәмияте каралды. Очрашуда Биржа ЦТС вәкилләре дә катнашты.
Утырышта төзелеш ресурсларына бәя билгеләүнең ачык һәм нәтиҗәле системасын үстерү турында сүз барды. Шулай ук Федераль дәүләт мәгълүмат системасы — «Төзелештә бәяләр формалаштыру» (ФГИС ЦС) базасын тулыландыру һәм яңарту мәсьәләләре күтәрелде.
ТР Төзүчеләр берлеге президенты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев белдергәнчә, төзелеш материаллары буенча биржа сәүдәләрен оештыру проекты бүген республика чикләреннән чыгып, федераль дәрәҗәдә кулланыла башлаган.
«2025 елда ТР Төзелеш министрлыгы мәйданчыгында 823 аукцион үткәрелде. Аларның гомуми күләме 1 миллиард сум тәшкил итте. Конкурентлык мохите нәтиҗәсендә бюджетка 27,6 миллион сум акча янга калды», – дип билгеләп үтте Илшат Гыймаев.
Казан филиалы директоры һәм Биржа ЦТСның дәүләт органнары белән эшләү буенча җитәкчесе Дмитрий Золотов төзелеш өлкәсендә заманча бәя формалаштыру алымнары турында чыгыш ясады. Ул биржа сәүдәләре нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның ФГИС ЦС системасына кертелүен һәм дәүләт аналитикасы өчен мөһим чыганак булып торуын әйтте.
Чарада катнашучылар фикеренчә, ачык сәүдә механизмнары бәяләрнең гадел формалашуына ярдәм итә, дәүләт белән бизнес арасында ышанычны ныгыта һәм коррупция хәвефләрен киметә.
Белгечләр төзелеш тармагында цифрлы инструментларны киң куллануның киләчәктә дә дәвам итәчәген ассызыклады. Бу эш Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә төзелеш проектларының сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә хезмәт итәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев