erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татьяна Шиһабетдинова Instagram соцчелтәрендә туры эфир кунагы булачак

Табиб татарстанлыларга коронавирусның йөклелек чорына йогынтысы турында сөйләячәк

23 июньдә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова Instagram соцчелтәрендә Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы битендә туры эфир кунагы булачак.

Эксперт йөклелек чорында коронавирусның тәэсире, балага узарга планлаштырганда вакцинация сроклары һәм хатын-кыз организмына прививканың йогынтысы турында сөйләячәк.

Әңгәмәнең темасы «Киләчәк турында кайгыртып: вакцинация һәм ана булу» дип билгеләнгән. Модератор булып Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева чыгыш ясаячак. Онлайн-трансляция 11.00 сәгатьтә башлана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эфир Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы (@stopcovid19.tatarstan) һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы — (@minzdravrt) аккаунтларында узачак.

https://tatar-inform.tatar/news/health/22-06-2021/tabib-tatarstanlylarga-koronavirusny-y-klelek-choryna-yogyntysy-turynda-s-yl-yach-k-5827738

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X