erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Транспортларын вакытында теркәмәүчеләрне нинди җәза көтә?

Яңа, тотылган һәм чит илдән кертелгән автомобиль хуҗалары өчен җентекле белешмәлек таратылды. Транспорт чарасын исәпкә куюга 10 календарь көн бирелә.

Теркәүнең срогы чыкса гражданнарга — 2 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 10 мең сумга кадәр штраф яный.

Яңа машинаны теркәү өчен паспорт, сату-алу килешүе һәм дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция кирәк булачак. Җиңел машиналар өчен аның күләме 4,5 мең сум (электрон ПТС белән) яки 5 025 сум (кәгазь белән) тәшкил итә.  Чит илдән кертелгән машиналар өчен мәҗбүри документ булып пассажир-таможня декларациясе санала.

Шулай ук ДАИ техник карау графигы турында да искә төшерә: җиңел авто һәм мотоцикллар беренче 4 елда тикшерүдән азат ителә. 4 яшьтән 10 яшькә кадәр тикшерү ике елга бер тапкыр үткәрелә, ә ун елдан өлкәнрәк транспорт өчен — ел саен. Махсуслаштырылган транспорт (такси, автобуслар, куркыныч йөк ташучылар) ешрак — һәр 6-12 ай саен тикшерү уза.

Машина хуҗаларына  дәүләт хезмәтләре Порталы аша кабул итүгә язылырга һәм ведомствоның рәсми сайтында чикләүләр булу-булмавын алдан тикшерергә киңәш итәләр.

Чыганак:татаринформ.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев