Татарстан территориясендә май ахырына кадәр урманнарда янгын чыгу куркынычы саклана.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада урманнарда югары янгын куркынычы турында шторм кисәтүе 25 майга кадәр озайтылды. Белгечләр фикеренчә, 19 майдан 25 майга кадәр Татарстан территориясендә урманнарда янгын куркынычының 4 нче классы сакланачак.
Синоптиклар шулай ук Татарстанда аномаль эссе һава торышы дәвам итәчәген искәртә. 22 майга кадәр республикада уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 9–11 градуска югарырак булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +26 дан +33 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев