erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Узган ел Татарстан чит ил базарларына 45 миллион долларлык хәләл продукция экспортлаган

Бу хакта «Казан Агро – 2026» авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында узган түгәрәк өстәлдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов хәбәр итте, дип белдерә министрлыкның матбугат хезмәте.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республиканың 20гә якын җитештерүчесе экспорт базарларында актив эш алып бара, аларның кайберләре халыкара «Хәләл» сертификациясенә дә ия.

Шулай ук Татарстанда «Хәләл» стандартлары нигезендә 150дән артык предприятие эшчәнлек алып бара. Гомумән алганда, республика агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты 500 миллион доллардан артып китә, әмма әлеге юнәлештә үсеш мөмкинлекләре әле дә зур, дип ассызыклады Гайнуллов.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев