Реклама
Дүшәмбе көнне Мәскәү биржасында валюта сатуларында сумның кимүе күзәтелде. Доллар курсы 82 сумга кадәр күтәрелде ("Ватаным Татарстан").
11:30 сәгатьтә бер доллар бәясе 79,3 сум булган. Евро 88 сумга кадәр арткан, әмма 11:30 сәгатькә аның бәясе 85,8 сумга кадәр төшкән.
Мондый кискен үзгәреш Үзәк банкның Мәскәү биржасында валюта сатып алуга комиссияне бетерү аркасында килеп чыккан.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз