erid:2VtzquqpS7d
Вич белән авыручыларга ярдәм күрсәтү фондына нигез салучы: бу наркоманнар авыруы түгел
Яңалыклар

Вич белән авыручыларга ярдәм күрсәтү фондына нигез салучы: бу наркоманнар авыруы түгел

Вич йоктыручыларның күбесе авыруны җенси якынлык кылган вакытта ияртә.

Вич күп очракта җенси мөнәсәбәткә кергәндә иярә. Бу турында Андрей Кузьмин белән интервью вакытында ВИЧ авырулы кешеләргә, хатын-кызларга, балаларга ярдәм күрсәтү фондына нигез салучы Светлана Изамбаева сөйләде.

“Вич белән авыручылар – ул наркоманнар түгел. Бу гаиләле, 35 яшьтән өлкәнрәк кешеләр”, – диде ул.

Элек ВИЧ наркоманнар һәм фахишәләр аыруы дип саналган. Изамбаева сүзләренчә, хәзер күп нәрсә үзгәрде. Тик авыруларга караш кына элеккечә.

“Безнең фонда хатын-кызлар иң матурлары һәм адекватлары. Кайберләре ике-өч эштә эшли. Һәрберсенең үз тарихы. Банкирлар, укытучылар, директорлар, сатучылар, чәчтарашлар, стилистлар. ВИЧ авыруы белән кеше гадәти тормыш алып бара”, – дип сөйләде Светлана Изамбаева.

Светлана Изамбаева белән интервьюны “События” сайтында укый аласыз. Видеовариантын “Татар-информ” агентлыгының YouTube каналында карага мөмкин булачак. “Андрей Кузмин белән галстуксыз интервью”ның телевизион варианты экраннарга шимбә көнне 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә чыга.

https://www.tatar-inform.ru/news/health/07-03-2020/osnovatel-fonda-podderzhki-vich-polozhitelnyh-eto-ne-bolezn-narkomanov-5727526

 


Нет комментариев