erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел табынына нәрсә әзерләргә?

Яңа ел өстәле өчен ризыклар-бәйрәмнең аерылгысыз өлеше.

Хуҗабикәләр аны алдан ук уйлап куялар, табын янына ниндидер яңалык бирергә яки иске рецептларны камилләштерергә тырышалар. Астрологлар киләсе ел талисманы өстенлекләре булган ашамлыклар исемлеген килештерергә киңәш итә.

2020 елда кытай гороскобының унике еллык циклы башлана. Ел ак металл күсе билгесе астында узачак. Ул нәрсә ярата, шуны әзерләргә һәм киресенчә-күселәр яратмый яки битараф кабул итә торган ризыкларны әзерләргә кирәкми.

Күсе нәрсә ярата?  Аңа ничек ярарга?

Яңа ел өстәле өчен әзерләнгән  ризыклар җиңел һәм туклыклы булырга тиеш. Чөнки майлы авыр ашлар кулланганнан соң йокыга тарта башлый.  Кунакларга төрле десертлар бирү яхшы: торт, туңдырма, җиләк-җимеш салаты, чикләвек рулеты.

    Ризыкларны күп  әзерләргә кирәкми.  Күселәр исраф итүне яратмый, шуңа күрә 2020 елда калган  ризыкны ташларга киңәш ителми. Табигатьтә кимерүче ашлык, чикләвек, яшелчәләр белән туклана. Салатлар әзерләгәндә, ингредиентларны вак кисәкләр белән турарга кирәк –  ашарга җиңелрәк булыр иде.

    Бәйрәм өстәле өчен кабымлыклар, салатлар, кайнар, десерт һәм эчемлекләр куярга киңәш ителә. Яңа ризыклар белән беррәттән Яңа ел бәйрәмнәрен символлаштыручы «Оливье» салаты, "Селедка под шубой" әзерләргә мөмкин. Фарш тутырылган  йомырка яки шампиньоннар әзерләргә, яраткан яшелчәләрдән үзегез яраткан салатны ясарга була. Өстәлне пешерелгән йомыркалардан ясалган кар бабайлары һәм тычканнары сыннары белән бизәп була. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Тарталеткалар куярга  онытмагыз. Суган белән кыздырылган шампиньоннар, ысланган тавык, вакланган эретелгән сыр катнашмасы салырга мөмкин.

Диңгез продуктлары яратучылар салат савытына  кубиклар белән туралган татлы борыч, вакланган, пешерелгән креветкалар, пресс аша сыгылган  сарымсак, тоз, майонез,  моцарелл сыры салып була.
Эчлек вакланган шпрот, маринадланган кыяр, йомырка, яшел тәмләткечләрдән дә  тора ала. 
Тарталетканың өске өлешен черри помидоры, петрушка яфраклары белән бизәп була.

Күселәр ит һәм балык продуктларын ярата. Шуңа күрә бәйрәм өстәле өчен күркә, каз,  тавык, балык, диңгез продуктлары әзерләргә мөмкин. Ничек пешерәсез, анысы сезнең эш. 

Иң мөһиме бәйрәм кәефе булсын.

Язма http://belochka77.ru/chto-prigotovit-na-novyj-god-2020-krysy.html кулланып әзерләнде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X