erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ятим малай авариядә һәлак булган

20 июньдә Уфага өенә кайтып барышлый авариягә очрап, 10 яшьлек малай һәлак булды

Нәкъ бер атнадан аңа 11 яшь туласы иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Мәрхүм малай бишенче сыйныфта укый. Ул, аның дусты һәм тренеры бергә тренировкадан кайтып киләләр. Алар барысы да хоккей белән шөгыльләнә. Мәрхүм бала ятим була, ул әбисе һәм бабасы белән генә яши, диелә хәбәрдә.

Кушнаренко районында М7 «Волга» трассасында балалар утырган Ford Escape машинасы авариягә очрый. Машина белән идарә итүче 55 яшьлек Уфа кешесе ниндидер сәбәпләр аркасында юл кырыендагы ярымприцепны күрми кала. Ярымприцеп «Скания» йөк машинасынкы була. «Скания» Татарстаннан Новосибирск шәһәренә ярымфабрикатлар илтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

10 яшьлек малай арткы утыргычта утыра, ул авария урынында ук үлә. 11 яшьлек тагын бер малайның күз кабагы бәрелгән. Аны табиблар караган һәм өенә кайтарып җибәргәннәр. Машина белән идарә итүче ир-атның башы имгәнгән, аны хастаханәгә салганнар.

Чыганак: Интертат

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kyzganych-yatim-malay-avariyad-lak-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X