erid:2VtzquqpS7d
Җырчы Римма Никитина күңелле яңалыгы белән уртаклашты
Яңалыклар

Җырчы Римма Никитина күңелле яңалыгы белән уртаклашты

Римма Никитина: "Мин “Әйе!” дип әйттем!.."

Римма Никитина “Беренче канал”дагы “Давай поженимся” тапшыруында катнашкан.

“Мин “Әйе!” дип әйттем! Ә бәлки “Юк”? Барысын да үз күзләрегез белән күрерсез, үз колакларыгыз белән ишетерсез. Моның өчен нибары бүген – 27 апрельдә 15:15 сәгатьтә “Беренче канал”ны кабызырга кирәк”, - дип язган Римма инстаграмда.

Җырчыны тапшыруга Мәскәү каналы үзе чакырган. Ә инде тапшыру нәтиҗәләре турында Римма әлегә сөйләмәде. Үзегез беләсез, “Беренче канал”ның шартлары шундый – тапшыру эфирга чыкмыйча сөйләргә ярамый.

 

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rimma-nikitina-min-ye-dip-yttem


Нет комментариев