erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юрий Павлов «Юра юмор» сәхифәсе турында: «Бүген Моргенштерн булып алу да кирәк» ("Интертат", Гөлназ Хәбибуллина)

Түбән Кама театры артисты Юрий Павлов алып бара торган «Юра юмор» сәхифәсенең максаты нинди? Акча эшләүме, популярлыгын арттырумы, әллә инде көнкүреш проблемаларыннан арган халыкны аз булса да елмайтып алумы? Бу турыда Юрий Павловның үзеннән сораштык.


Бүгенге интернет дөньясы төрле вайннар, кызык видеолар белән тулып тора. Татар теле бетә, татарча сөйләшүчеләр юк дип һәр почмактан кычкыручыларга татарча юмористик пабликлар, татар блогерларына күз салу комачау итмәс иде — барысының да язылучылар саны сөбханаллаһ. Ләкин кайбер блогерларның юләрләнеп төшерелгән вайннары шул дәрәҗәдә туйдыра башлый ки, лентаны ачкан саен «пылт» итеп килеп чыккан, теләсә каян урланган видеоларны болгап атасылар килә башлый.

Сак булыгыз, «йогышлы» аккаунт!
Түбән Кама татар дәүләт драма театр артисты Юрий Павловның «Юра юмор» дигән инстаграм сәхифәсе дә игътибарны уникаль булуы белән җәлеп итте димәс идем. Әмма әлеге сәхифә шунысы белән үзенчәлекле — биредә тапталган мәзәкләр дә яңача кабул ителә. Инде әллә ничә тыңланган мәзәк булса да, беренче тапкыр ишеткәндәй кеткелдисең. «Оятсыз» ди сүгеп алсаң да, бер видеоны карагач икенчесенә, кабат өченчесенә күчкәнеңне сизми дә каласың. Бик «йогышлы»аккаунт. Хикмәт Юрий Павловның профессиональ артист булуында, персонажларын бик оста уйнавында гына да түгелдер, мөгаен. Бу актерда харизма дигән нәрсә дә буа буарлык. Әлеге сәхифәнең максаты нинди соң? Акча эшләүме, популярлыгын арттырумы, әллә инде көнкүреш проблемаларыннан арган халыкны аз булса да елмайтып алумы?


«Юра юмор”да артист берәр мәзәк яки тормышта булган кызыклы хәлне төрле фильм һәм сериаллардагы өзекләр аша күрсәтә. Төп герой, гадәттә, үзе. Юрийның Шварценеггер яки Юрий Никулин белән хыянәт яки аракы турында сөйләшеп утыруы бик позитив кабул ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фильмнарга шаян «озвучка» лар ясаганны рус телле пабликларда еш очратып була. Әмма безнең татар блогерлары арасында мондый юнәлеш киң таралмаган. Әле чагыштырмача яшь булуына карамастан, «Юра юмор» сәхифәсенең инде ун меңнән артык язылучысы бар. Соңгы вакытта Юраның видеолары башка пабликларда да күзгә чалына, аеруча халыкны борчыган, көнүзәк темаларга әзерләнгән видеоларын күчереп алалар. Ә менә кайбер «үтә дә көнүзәк» видеолары киртәләргә очрый, чөнки андыйларны инстаграм яратмый икән. Мәсәлән, Юраның соңгы арада гына вакцина темасына ясалган бер актуаль видеосы юкка чыккан.


«Азмы-күпме чумара кертә»
«Юра юмор» әлегә реклама белән артык чуарланмаган, кунак кызы кебек тыйнак күренә. «Реклама куюымны еш сорыйлар, әмма аккаунтымны чүп белән тутырасым килми. Җиңелчә реклама анда болай да бара. Кешеләрнең туган көннәре, юбилейларына кинолардан „озвучкалар“ ясыйм. Соңгы вакытта туйларга, туган көннәргә, чыгарылыш кичәләренә чакырулар сорап та мөрәҗәгать итә башладылар. Шулар сәхифәдән азмы-күпме чумара кертә. Дәүләт театрында эшләп, бер эшкә генә карап утырып булмый, чөнки 3 баламны ашатасым бар», — ди актер. 

  Дәвамын укыгыз: https://intertat.ru/news/society/14-02-2022/yuriy-pavlov-yura-yumor-s-hif-se-turynda-b-gen-morgenshtern-bulyp-alu-da-kir-k-5848976

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец!

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X