erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Заворотнюкны хастаханәдән чыгаруның ике сәбәбе бар

Соңгы стадиядәге яман шеш белән көрәшүче Анастасия Заворотнюкны хастаханәдән чыгарганнар.

Бу хакта «Свободная пресса» басмасы хәбәр итә. Анастасияне хастаханәдән чыгаруның ике сәбәбен билгеләп үтә басма. Беренчесе - хәле яхшырмау сәбәпле, алга таба дәвалауның мәгънәсе юк дип саныйлар. Икенчесе - актрисаның гаиләсе клиникада дәвалану бәясен түли алмый. Әлеге шикләрне тарату өчен элемтәгә кереп карагач, Заворотнюкның гаиләсе комментарий бирүдән баш тарткан.

48 яшьлек Анастасиягә баш мие яман шеше диагнозы куелган. Соңгы вакытта ул баш авыртулардан интеккән булган.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/zvorotnyukny-khastakhandn-chygaruny-ike-sbbe-bar

 


Нет комментариев