erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ирем квартирант кыз белән яшәгән

Ирем белән дискотекада таныштык. Ул – беренче мәхәббәтем һәм беренче йоклаган ир кешем. Өч ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Туйны зурдан кубып үткәрдек. Акчаны кызганмадык, чөнки балачактан текә туй турында хыялландым ("Шәһри Казан").

Бала табарга ашыкмадык, ирем теләмәде. “Иртә әле, үзебез өчен яшик”, диде. Өч елдан соң гына кызыбыз туды. Тик балабызның йөрәге тумыштан авырту иде. Табиблар операция ясатырга кушкач, ясаттык. Аллаһка шөкер, барысы да уңышлы узды. Кызыбыз терелде, башка балалар кебек үк көлде, шаярды, уйнады. Иң зур бәхет шушыдыр ул, чөнки бала чирләсә, күзгә берни күренми.

Кызыбызга биш яшь булганда, икенче кызыбыз туды. Әмма матур гына яшәп ятканда, иремә әллә нәрсә булды. Ул үзгәрде. Эше командировкалар белән бәйле иде. Өйдән киткән һәм өйгә кайткан ир - икесе ике төрле иде. Балалар белән ачылып сөйләшсә, миңа “ардым” дип әйтә иде. Ә бер кайтуында “аерылышабыз” диде. Егылып китә яздым. Аерылышырлык бер сәбәп тә юк иде бит. Башта шаярадыр дип уйладым, аннары аңлатуын үтендем. Ул “яратмыйм сине” диде.  

Без капчыкта ятмый, диләр. Иремнең сөяркәсе барлыгын белдем. Ул миннән яшьрәк һәм алар 4 ел бергә икән. Тагын бер нәрсә ачыкланды: без шәһәрнең икенче башыннан фатир алган идек. Анда квартирантларны керттек. Кемнәр яшәгәнен белмәдем дә, күргәнем дә булмады. Ул мәсьәләләр белән һәрвакыт ирем шөгыльләнде. Баксаң, квартирант дигәннәре иремнең сөяркәсе булган икән. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күптән түгел без аерылыштык. Иремне бик сагынам, чөнки ул – кызларымның әтисе. Мин аны яратам. Әгәр кайтам дисә, гафу итә алыр идем дип уйлыйм. Ләкин ул кире кайтырга теләми. Еламаган көнем юк. Алга таба ничек яшәргә?

Суфия М.
 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/irem-kvartirant-kyz-beln-yashgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X