erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Берсеннән бала таба, өченчесен ярата...

Тупылдап торган малай тапты Зәбирә. Нарасый – тач әтисе иде: бераз кысынкырак күзләр, җәенке яңаклар, почык борын, кабарып торган йомшак иреннәр... һәм бу охшашлык сабый үскән саен артканнан-арта гына барды. Күрә иде моны авыл халкы, сизә иде баланың кемгә охшаганын...

 

...Зәбирә үскәндә башкалардан аерылып тормады. Матурлыгы да күзгә ташланмый, буй-сыны да егетләр кызыгырлык түгел, укуы да әллә ни булмады, дигәндәй. “Соры тычкан” диләр андыйлар хакында. Мәктәпне тәмамлаган елны ул укырга керә алмады: “Балларыгыз җитмәде”, – дип җавапладылар уку йортында. Әтисе, бәгырь, кызының күз яшьләренә буылып елаганын күргәч, бурычка акча җыеп, уку йортына кертә алырдай кешеләрен дә эзләп карады – барып чыкмады. И гарьләнде соң Зәбирә! Барлык сыйныфташлары калага укырга юл алганда ул әти-әнисе янында калды: текте-чикте, пешерде дигәндәй... Бары тик киләсе елны гына көллияткә укырга керә алды. Югары белем булмаса ни, аш-су остасы булырмын, дип фикер йөртте ул. Өстәвенә, күзе төшеп йөргән сыйныфташ егете дә калада укып йөри иде. Бер шәһәрдә булгач, юк-юкта да юлларыбыз кисешер әле, дип уйлады.

Көллияттә укып йөри башлады Зәбирә, күңеле үсеп китте. Атна саен ялларда әти-әнисе янына кайта. Шулай берсендә авылдашы, шәһәрдә зур бер түрәне йөртә торган Салих абыйга утырып килде кыз. Абый дип... кырыкның өске ягына чыккан ир уртасы кеше иде ул. Серләре килеште юлдашларның, ахырдан, шылтыратышып торырбыз, дип шофер абыйсы кызның телефон номерын да алып калды. Икенче көнне үк шылтыратты Салих. Озакка сузып-нитеп йөрмәде хәйләкәр ир, Зәбирәне очрашуга чакырды. Матур, ялтыравык бүләкләргә алданган кыз эреп китте мондый игътибарга. Очрашулар даими кабатлана торды, Салихның тормыш иптәше, өч баласы да киртә була алмады. Ә озакламый Зәбирә Салих абыйсыннан авырга калды...

...Радио аша танышып, артыннан йөргән егете дә бар иде Зәбирәнең. Ерак өлкәдән калага укырга дип килеп, шунда урнашып калган егетнең уйнап-шаярып кына булса да, кияүгә дә чакырганы бар кызны, ошатуы гамәлләреннән, күзләреннән күренеп тора. Чибәрлеккә чибәр дә түгел үзе, яратмый да Зәбирә Разилне, әмма Салихның баласы өчен әти роленә ярап куяр, дип уйлады ул. Зурламыйча гына, иң якын туганнарны гына чакырып туй иттеләр.

Зәбирәне яратса да, акылга зәгыйфь түгел иде Разил – хәйләне тиз аңлап алды. Әмма хатынның капкынына инде капкан иде... Разил әйберләрен җыйды да, араларны өзеп, Себергә эшкә китеп барды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Таякның авыр башы, әлбәттә, әти-әнигә эләкте. Бала нинди генә булса да яманламый ата-ана, йөрәгеннән өзелеп төшкән бит... Шуңа да, ата-ана куенында сыеныр урын табыла. Төенчекләрен төйнәп, әти-әни янына кайтып төште Зәбирә. Баланы да шунда тапты. Авылда “Зәбирә ирдән аерылып кайткан”, – дигән сүзләр таралды. Әти-әни өчен иң читене – шушы сүзләрне күтәрү иде. “Кияүдә үпкә чире тапканнар, балага якын килергә ярамый”, – дип халык авызын томаларга тырышты алар. Ышанганы ышанды, ышанмаганы юк, дигәндәй – кемгә кем хаҗәт соң, гайбәттән ары?!

Вакыт дәвалый, диләр – гафу итте Зәбирәне Разил – яратуы көчле иде булса кирәк. Алар яңадан кавышып яшәп киттеләр. Уртак ике уллары туды. Гаилә түгәрәкләнде, дияргә генә ашыкмыйк. Зәбирә күңелендә утлар уйнады – нинди генә кешелекле, киң күңелле булса да, Разилне ярата алмады ул. Яратмаган кешенең бит аның кечкенә генә кимчелеге дә зур булып күренә, яхшылыгы да начарлык булып тоела башлый. Разилне дә күралмас хәлгә килде Зәбирә – әйтерсең лә бөтен уңышсызлыкларга ул гына гаепле иде.

Еллар үткән саен, күзе төшеп йөргән авылдаш егет ныграк сагындырды, төшләренә кереп үзәкләрен өзде Зәбирәнең. Ә бер җәйдә ул сыйныфташларын җыеп очрашу оештырды. Җентекләп әзерләнде хатын әлеге очрашуга, яңа күлмәк алды, чәчләрен ясатты, керфекләр үстерде... Кызының болай ашкынып очрашуга җыенып йөргәненә анасы гына хафада иде. Зәбирәсенең җиңел холыклы икәнен белә, инде җайланып киткән гаиләләрен генә бозып куймаса ярар иде! “Аллаһ хакы өчен, кызым, кайтканда булса да бергә кайтмагыз инде!” дип үтенде оныкларын кочагына алган ана, кызы ишектән чыгып киткәндә. Ишектә җилләр генә уйнап калды...

Зәбирәнең Салихтан тапкан улы исә күбрәк әбисе белән бабасында үсте. Үги әтигә түгел үз әнисенә артык кирәкми иде сабый. Зәбирә исә үз хисләренә, иләслегенә чорналып, үз хаталарында башкаларны гаепләп, иске мәхәббәтенә исереп яши бирде.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/bersennn-bala-taba-chenchesen-yarata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X