erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Аида китәр алдыннан, кремнар янында туфрак таптым. Аны үлемгә куялар икән» (»Интертат »)

ТНВ каналында «Вызов 112» тапшыруын алып баручы, сәхнәдә кызы Аида тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Эльвира Фазлыева кызының фаҗигале үлеменнән соң икенче бала алып кайтырга җыенуы, әтисен югалтуы, моңарчы бар дип тә белмәгән сихергә ышана башлавы турында «Интертат» сайты проекты өчен сөйләде.

 

«Аида китәр алдыннан, кремнар янында туфрак таптым. Аны үлемгә куялар икән»

Эльвира Фазлыеваның социаль челтәреннән

«Кунактан кунакка» тапшыруы алып баручысы Динә Нәҗметдинова белән әңгәмәнең текст версиясен тәкъдим итәбез.

 Эльвира, без сине «Вызов 112» тапшыруының алып баручысы буларак беләбез. Әлеге тапшыруга ничек килеп эләктең?

– Мин Әлмәттә «Мисс Әлмәт» бәйгесендә катнашып, I урынны алдым. Аннан миңа телевидениедә һава торышы алып барырга тәкъдим иттеләр. Ул вакытта Казанда яши идем инде. Шунда мин алдыма максат куйдым – тәҗрибә җыяр өчен, атна саен кайтып йөрермен. 2 ел мин һәр атнаны 2 көнгә һава торышын алып барырга Әлмәткә кайтып йөрдем. Киләчәктә Казанда телевидениедә эшләү хыялым бар иде. Казанда официант булып эшли идем.

 Кайсы ресторанда?

– Рестораннар күп иде, тегендә эшләп карадым, монда... Бер ресторанда 3 ел эшләдем. Хәзер ул Казанда юк та инде.

Аннары «Ак Барс Страхование» дигән оешмага эшкә кердем. Канцелярия бүлегендә эшләдем. Ничек булды соң әле? Анда эшләгәндәме, әллә ресторандамы – бөтен портфолиоларымны, бөтен видеоязмаларымны җыеп, күп кастинглар узарга тырыштым, узып булмады аларны. Аннан соң мин «Телевидение журналистикасы мәктәбе» курсларын үттем. Шулай әкрен-әкрен тәҗрибә тупладым.

 Эльвира, син – иҗат кешесе, иҗат җимешләрең шактый. Шуларның берсе  җырлар. 6-7 җырың бар. Ничек иҗат итә башладың?

– Үзем дә бик хәтерләп бетерә алмыйм инде, ничек башлаганмындыр. Аиданың әтисенә бүләк ясыйсым килгән иде. Җыр яздырырга, клип төшерергә булдым. Рифат Зарипов белән бик дус без. «Кем янына барыйм икән, нинди студиягә, ничек яздырыйм микән?» – дим. Марат Мухин янына җибәрде ул мине. Шулай итеп, рус телендә мин җыр яздырдым, Аида белән без клип төшердек. Әтисенә бүләк иттек, аңа бик ошады.

Аннан тагын бервакыт Рифат белән сөйләшеп утырабыз. Кәефем юк иде. «Әллә татар телендә җырлап карарга инде?» – дим. «Әйдә, мин сиңа булышам», – ди. Мине Айдар абый Тимербаев белән таныштырды, Марат Мухин белән инде таныш идек, аннан соң Айдар абый миңа берничә җыр җибәрде. Алар арасыннан без Аиданың әтисе Александр белән үзебезгә ошаганнарын калдырдык та, беренче җырым «Бер күрүгә»не яздырдык. Марат Мухин студиясендә, аның аранжировкасы. Мин анда сәхнәләргә чыгып җырлый башлармын, дип уйламаган идем, минем андый хыялым юк иде.

– Шулай итеп, кастингларны уза алмый, күп елагач, бөтен язмаларны җыеп, ТНВның кабул итү бүлмәсенә шалтыратып, Миләүшә Ләбибовнага (Айтуганова) язылдым һәм турыдан-туры шунда килдем. Бөтенесе аптырадылар инде моңа. Анда Раил Өметбаев эшли иде, ул мине кастингларда инде 100 тапкыр күргән, «Эльвира, син монда нишлисең?» – ди. Мин әйтәм, Менә Миләүшә Ләбибовна янына килергә булдым әле, эшкә керергә, эшкә керәсем килә, димен. Барыбер үз максатыма ирешәм, димен. «Әйдә, мин синең белән керәм, сиңа ярдәмгә», – диде Раил. Шулай итеп, бергә кердек. Раил сөйли: «Менә бу кыз безгә бик озак йөри, 10 тапкыр килгәндер инде», – ди. Шулай итеп, Миләүшә Ләбибовна мине әллә урамнан кергән өчен, белмим, бик җылы каршы алды, әйдә, эшләп кара инде, диде, һәм һәр дүшәмбе көнне мин туры эфирда рус телендәге «Хәерле иртә!» («Доброе утро!») тапшыруында һава торышы алып барып йөрдем.

Ничектер, үзем өчен генә яздырган идек ул җырны. Клип төшергән идек. Аида киткәч, әтисе үзе әйтте: «Әйдә, Аидага багышлап җыр яздырыйк», – диде.

 Димәк, синең телевидениегә юлың «Һава торышы» аша башланып китте?

– Әйе.

 Аннары ничек булды?

– «Ак Барс Страхование» компаниясеннән китеп бардым бит инде. Дүшәмбе көннәрендә һава торышы алып бардым. Аннары, «Яңалыклар»дан соң һава торышын төп алып баручыга кастинг үткәрелде. Мин аны яхшы гына үттем дә «Һава торышы»н көн саен алып бара башладым. Очраклы рәвештә генә инстаграмда (Россиядә тыелган социаль челтәр) «Вызов 112» тапшыруына кастинг узачагын күрдем. Беркем әйтмәде ул хакта, үзем күрдем, үзем шалтыраттым. Миңа, булды инде, кастингка бик күп кеше җыелды, башка кеше алмыйбыз, диделәр. «Мин бит һава торышын алып бардым, мин – сезнең Эльвира Фазлыева, зинһар, алыгыз инде, соңгы булса да кереп калыйм инде», – дигәч, «соңгы вагонга» булса да мине үткәрделәр. Шулай итеп, аны мин, Аллага шөкер, уздым.

 Гомумән, эфир барышында нинди форс-мажорлар булганы бар?

– Форс-мажор булганы бар инде алар. Мәсәлән, соңгы вакытларда, «Вызов 112»не алсак, без бит суфлердан укыйбыз. Каршыда 3 суфлер тора, 3 камера. Алар туктап калырга да, сүнәргә дә мөмкин.

 Ул туктап калганда, син нишлисең?

– Безнең бит күз алдында кәгазь ята, тиз генә шунда күчәсең дә шуннан укый башлыйсың.

 Эльвира, «Вызов 112» тапшыруында сез күп вакытта юл һәлакәтенә очраган кешеләр турында сөйлисез. Анда шактый кешеләр һәлак була. Әлеге ситуацияләрне син үзеңнең күңел халәте аша үткәрәсеңме?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Беренче көннәрдә миңа авыррак иде, хәзер, ничектер, күнектем. Балалар турында берәр начар хәбәр булса, барыбер үз эчемнән аны үткәрәм, студиядән чыккач, тизрәк ул турыда онытырга тырышам.

Эльвира Фазлыева фатиры, кызы Аида бүлмәсендә

 Аңлавымча, Эльвира, бу синең кызыңның бүлмәсе?

– Әйе, бу –Аиданың бүлмәсе. Шундый ачык, ак төсләрдә.

 Миңа калса, бу бүлмә музей кебек.

— Хәзер шулай. Монда ул бик йокламый, уйный гына иде. Без икәү йокы бүлмәсендә йоклый идек. Хәзер инде монда аның уенчыклары, альбомнары, фотолары... Бу аю – аның яраткан уенчыгы. Иң яраткан уенчык курчагы – балерина – минем белән машинада йөри. Ул гел «балерина булам» дип хыяллана иде. Дөресрәге, балерина булып уйнарга ярата иде ул, «мин – балерина» дип биеп йөрергә. Телефонда булган бөтен фотосурәтләрне ясатып, мин шушы альбомнарга күчердем. Аиданың бөтен кыска тормышы – шушы альбомнарда. Аида бик актив бала иде. Җырларга да, биергә дә, уйнарга да ярата иде. Ашарга яратмый иде, ашатып булмый иде инде аны. Ничектер, гомере кыска булганын белгән кебек, шуңа ашарга вакыт әрәм итәсе килмәгәндер кебек. Гел уйныйсы, гел йөгерәсе килә иде. Урамда да тиз генә уртак тел табып, бик тиз танышып китә иде балалар белән дә, бабайлар-әбиләр белән дә. Мин үзем андый түгел. Кечкенә вакытта бигрәк оялчан идем. Ә Аида әтисенә охшагандыр инде күбрәк, бигрәк актив иде.

Эльвира Фазлыева фатиры, кунак бүлмәсендә

 Эльвира, син икенче тапкыр бала алып кайтырга теләгәнсең, ЭКО (экстракорпораль орлыкландыру) да ясатып карагансың. Нәрсә барып чыкмады?

– Нигә барып чыкмаганын белмим мин, аны табиблар да әйтә алмыйлар. ЭКОсыз без Саша белән планлаштырган идек, барып чыкмады. Аннары, әйе, сер итеп сакламыйм, ЭКОга да барган идем бер тапкыр, анда ике эмбрион исән калды безнең, икесе дә кыз, диделәр. Мин бик шатланган идем, ике кыз дип, беренчесе барып чыкмады.

Аида киткәч, мин Саша белән була алмадым бит. Ни өчен? Аны гафу итә алмадым. Миңа бик күпләр әйтә, берәүне дә гаепләмә, Аллаһ алган аны, дип. Мин аны аңлыйм, теоретик яктан шулайдыр, дип, ләкин практикага килгәндә, мин бит кызымны калдырып киттем. Өйдә кеше күп иде, үзем эшкә киттем 2-3 сәгатькә, эфирга гына. Шул 4 яшьлек баланы карамаганнарына барыбер ачуым килә инде минем. Мин аны гафу итәм, дип тырыштым. Аиданың әтисе белән күп вакыт бергә булдык бит инде , ләкин күңелем тынычлана алмады. Үзенә «гафу иттем», дисәм дә, күңелем барыбер кичерә алмады. Шуңа да (икенче бала) булып чыкмагандыр инде, кем белә. Аллаһы Тәгалә генә белүче. Икенче эмбрион әле һаман шунда, клиникада. Мин барыбер калдырасым килми ул эмбрионны.

Нишләп киттем мин Аиданың әтисеннән – ничек аңлатыйм? Китсәм, миңа җиңелрәк булыр, дип.

 Бүгенге көндә сез аерым яшисез?

– Әйе, аерым.

 Сиңа җиңелрәкме?

– Әйе, миңа җиңелрәк. Минем күңелем тынычланды, мин аның белән көн саен булмагач, аны гел күреп тормагач, мин ул турыда көн саен уйламыйм. Ә аның белән булганда, минем барыбер күз алдыма шул куркыныч кич, ямьсез төн килә.

Эльвира Фазлыева фатиры, кызы Аида бүлмәсендә

 Аңлавымча, бу кәрзиндә – Аиданың уенчыклары. Ачып күрсәт әле, ниләр белән уйный иде ул?

– Бу – минем өчен хәзинә сандыгы, мин аны шулай итеп саклыйм. Чәч каптырмалары, уенчыклары, рюкзаклары. Монда аның балалар бакчасында ясап алып кайткан кул эшләре: ташбака, үрдәкләр... Ясаган әйберләрен алып кайта идек, җыя идек. Хәзер менә үземә калды... Бу тычканны Сашаның бәләкәй улына алган идем бүләккә, 23 февральгә. Олы улына, үзенә дә бүләкләр алгач, бәләкәй улына нәрсә алыйм, дип уйлагач, шушы тычканны алырга булдым. Чибәр генә, кара булса да, миңа бик ошады. Әзрәк мөнәсәбәтләребез бозылгач, Аида белән без бу фатирга китеп торган идек, хәер, без монда яши идек инде, анда барып кына йөри идек, алар бик яратып бетермиләр иде Аиданы һәм мине – балалары да, элекке хатыны да. Бу уенчык – бозымлы, дип, кире китереп бирделәр. Ә Аида рәхәтләнеп уйнады.

Эльвира Фазлыева фатиры, кунак бүлмәсендә

 Әгәр шул куркыныч көнгә әйләнеп кайтсак, ничегрәк булды ул? Син аны өйдә калдырып, эшкә иттең. Дәвамы?

– Дәвамы... 

Дәвамын укыгыз: https://intertat.tatar/news/aida-kitar-aldynnan-kremnar-yanynda-tufrak-taptym-any-ulemga-kuyalar-ikan-5859373

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X