erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Әнвәр Нургалиев: «Диананы югалту әти белән әнинең үлеменнән дә авыррак булды» (»Интертат », Гөлназ Хәбибуллина)

«Үзе вафат булгач кына аңладым, Диана безнең нәселебезнең бизәге булган икән. Тышкы матурлыгы белән генә түгел, эчке бер яктылыгы, көчле рухлы булуы белән дә», – ди Әнвәр Нургалиев үзенең аянычлы үлеме белән бөтен халыкны тетрәндергән якын туганы Диана Сәфәрова турында. Җырчы «Интертат»ка әлеге кара көн вакыйгаларын сөйләде.

 

Әнвәр Нургалиев: «Диананы югалту әти белән әнинең үлеменнән дә авыррак булды»

Фото: © социаль челтәрләрдән

«Диана ул көнне үзен сәер тотты»

Әнвәр абый, чын күңелемнән тирән кайгыгызны уртаклашам. Диананың үлеме – сезнең өчен шушы берничә ел эчендә инде ничәнче югалту. Бик авыр көннәрегез.

Чыннан да Диананың үлеме барыбызны да шок халәтендә калдырды. Берәр кайчан шундый хәл булыр дип башыма да китермәгән идем.

Диана – кечкенәдән минем итәгемдә үскән бала. Чөнки мин сәнгать училищесында укыганда апаларда яшәдем. Зур күзле, шук, бөтерчек кебек кыз иде ул. Әле дә хәтеремдә, 3 яшендә Алкинодан өч тәгәрмәле велосипедка утырып авылга кайтып киткән иде. Аны әллә кайлардан эзләп, көчкә табып алып кайттылар. Нәнәйләргә кайтам дип, барган да барган. Тумыштан ук тиктормас, бер урында утыруны белмәс бала булды, дип әйтәсем килә.

Диана минем төркемдә  эшләде, шулай ук моннан 5 еллап элек блогерлык белән шөгыльләнә башлады. Әле Ирина белән дә сөйләшәбез, ул шушы кыска гына гомере эчендә  күпме игелекләр кылырга өлгерде: блогы аша ярдәм җыеп, авыру балаларга, ятимнәргә булышты. Махсус операциядә катнашучы егетләребез өчен гуманитар ярдәм җыеп, аны Севастопольгә кадәр үзе илтеп кайтты. Һәлак булачагын белгән кебек, быел Рамазан аенда ай буе ураза тотты. Мәчеткә барып авыз да ачтырды,дип беләм. Өендә дә тормады, шуңа да карамастан, балаларын да «өф» итеп үстерергә вакыт тапты. Бөтен нәрсәгә җитешә иде. Менә карап торам, ул балаларны хәзер кем шулай матур итеп киендерер икән? Киемен алырсың аның, ләкин аларны дөрес итеп, килешлесен сайлый белергә дә кирәк бит әле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең нәселдәгеләрнең бер сыйфаты бар: без кешегә серләребезне сөйләмибез, эчтәгесен тышка чыгармыйбыз. Безнең беребездә дә иркәләү, яратканны артык күрсәтү дигән нәрсә юк. Минем үземнең әниемне дә иркәләп, кысып-кысып кочаклап яратканым булмады. Үземчә бер якын итеп кочаклап ала идем дә... Диана да шундый, безнең якка тарткан. Ул да күңелендәгесен кешегә сиздермәде.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Үзе вафат булгач кына аңладым, Диана безнең нәселебезнең бизәге булган икән. Тышкы матурлыгы белән генә түгел, эчке яктылыгы, көчле рухлы булуы белән дә. Әти-әнисен, 3 баласын ялгызы карады, тормышны җигелеп тартты. Диана гаиләдә 1 генә бала булды. Әтисе инсульттан соң сөйләшә алмый, күп әйберне хәтерләми. Шуңа бөтен фатир түләүләрен, кәгазь эшләрен Диана берүзе алып барды. Әмма авырлыклар аңа тагын да көч өсти иде сыман. Нәрсә генә булса да, төшенкелеккә бирелеп утырмады. 

Соңгы көнне дә бергәләп авылда уздыргансыз икән.

Без ел саен, традиция буенча, май бәйрәмнәрендә минем туган авылымда җыелышабыз. Әби-бабайларының (минем әти-әниләр) каберенә дә барырбыз, йорт тирәсен карарбыз дип, быел 7се кайтып, 8е китәбез, дип планлаштырган идек. Һава торышы бозылып китү сәбәпле, 8е генә кайттык. Диана иртән апа белән балаларны кайтарды да: «Керфек ясатырга язылган идем», – дип, кире китеп барды. «Абый, мин 6ларга гына кайтып җитә алам, ачуланма», – диде. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/anvar-nurgaliev-diana-turynda-5859201

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X