erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Апасының сөйгәне сеңлесенә насыйп булды

Гөлүсә белән Лилия гаиләдә апалы-сеңелле кызлар, яшь аралары да бер ел гына. Бер әти-әнидән тусалар да, төс-кыяфәтләре аерыла: Гөлүсә – кара чәчле, көрән күзле, холкы ягыннан бик басынкы, оялчан ("Сөембикә", Фагыйлә Шакирова).

Лилия исә апасының капма-каршысы – сап-сары чәчле, зәңгәр күзле. Холкы да Гөлүсәнеке кебек түгел: ут чәчрәп тора, кирәк чагында үз сүзен әйтә белә, бик чая. Лилия, апасыннан аермалы буларак, клубка да иртәрәк чыга башлады. 8 нче класста укыганда ук урам тормышын яратты ул. Апасы китап-дәфтәрләрен тотып өйдә кала, Лилия исә бизәнеп-ясанып клубка чыгып китү ягын карый иде. Төпчек кызга Аллаһы Тәгалә тел байлыгын да жәлләмәгән, әтисе белән әнисенең битләреннән чут-чут үбеп, төрледән-төрле сәбәп табып кына тора: әле китапханәгә барасы бар аның, әле кызлар белән бию түгәрәгенә язылганнар. Лилиянең дуслары да күп. Апасын да ярата Лилия, барлык серен сөйли, киңәшләр сораган була. Ләкин Гөлүсәнең әйткән сүзләре генә чая кызның бер колагыннан кереп икенчесеннән чыга бугай, барыбер үзенекен эшли. Апасы аңа эчен бушату өчен генә кирәк бугай.

Гөлүсә сеңлесенә бервакытта да үз  серләрен сөйләмәде. Ә бит аның да кайвакытта күңелендә тулган зарын бушатасы килә – ләкин тирә-ягында андый кешесе генә юк. Әнисенә дә, сеңлесенә дә сөйли алмаган сер яши аның йөрәгендә. Гөлүсә күптәннән сыйныфташы Алмазга гашыйк. Ул класста башка егетләрдән төс-кыяфәте белән дә аерыла: төз гәүдәле, шомырттай кара күзле, бөдрә чәчле. Җитмәсә, шундый матур итеп гитарада уйный. Мәктәптә бер бәйрәм дә ансыз узмый. Гөлүсә мәктәпкә Алмазны күрер өчен генә ашкынып бара иде бугай. Тырышып укуының сәбәбе дә Алмаз бит. Укытучы сорау биреп, Гөлүсә җавап бирә алмаса, беренче чиратта, Алмаз каршында оят. Ләкин егет кенә кызның мәхәббәтен белми йөри. Гөлүсәгә игътибар да бирми.
Көннәр бер-бер артлы уза торды. Гөлүсә 11 нче сыйныфта укый, экзаменнарга әзерләнә. Аның сайлаган максаты бар – Казанга китеп, педагогика универститетына укырга керү. Вакыт та аз калып бара – уку тәмамланырга ике ай калды. Бер кичне кыз физикадан дәрес әзерләп утырганда, сеңлесе клубтан кайтып керде. Әти-әнисен уятмас өчен бик сак кына киемнәрен салды, аяк очларына гына басып апасы бүлмәсенә керде. Аның күзләре ут яна, үзе дулкынланудан еш-еш сулый иде.

–  Тагын нинди маҗараларга юлыктың, сөйлә, – дип пышылдап эндәште аңа Гөлүсә. – Укырга исең китми синең, ничек кенә экзаменнарыңны бирерсең?
– Апа, мине классташың Алмаз озата кайтты! Йөрергә тәкъдим ясады. Ул мине күптәннән ошатып йөри икән! Апа, ул бит шундый чибәр! Мин аның белән үбештем бүген!
 Сеңлесе сөйләде дә сөйләде. Гөлүсәнең күз аллары томанланып китте, кулындагы ручкасы идәнгә тәгәрәде. Аның агарынып киткән йөзен күреп, Лилия аптырап апасына карады:
 – Апа, нәрсә аптырап калдың, минем өчен шат түгелме син? – дип сорады кыз. 
– Шат бик шат. Мин арыдым, иртәгә сөйләшеп бетерербез, миңа йокларга кирәк!

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче көнне Гөлүсәнең кинәттән температурасы күтәрелде, ул мәктәпкә бара алмады. Табиб чакырдылар. Авыл фельдшеры кызның тамагын карады, дарулар язды. 
Кинәт кенә хасталанып киткән Гөлүсә ятагыннан тора алмыйча бер атна ятты. Ә сеңлесенең авырып яткан апасында кайгысы юк иде. Мәхәббәттән башы әйләнгән Лилия свиданиедән кайтып кермәде. 

Гөлүсәнең ниләр кичергәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белгәндер. Бу көннәрдә үлеп терелгән кебек булды ул. Язмышта шулай язылгандыр: аның мәхәббәте сеңлесенә насыйп булды. Моның белән бары килешәсе калды. Гөлүсә килеште. Ул сеңлесеннән көнләшмәде, аның өчен чын-чынлап шатланды, ихластан бәхет теләде.

Бу вакыйгалардан соң биш елга якын вакыт узып китте. Гөлүсә бүгенге көндә Казанда яши. Әле яңарак кына Рөстәм исемле егет белән никахлары узды. Сеңлесе Лилия мәктәпне тәмамлагач, медицина колледжында укып медсестра булды. Алмаз белән өч ел очрашып йөргәч өйләнештеләр. Алмаз авылда фермер, сыерлар-үгезләр үстерә, итләре белән Казанда сату итәләр. 

http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/apasyny-sygne-seelesen-nasyyp-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X