erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Авариядә һәлак булган хатынның улы: «Әти машина йөртүченең гафу үтенүен көтте...» ("Интертат", Алинә Фәйзрахманова)

Фаҗига узган елның апрель азагында Гвардия урамында килеп чыга. Руль артындагы яшь кенә егет юл аша кызыл утка чыккан пенсионер ханымны бәрдерә...

Казанның Совет районы суды үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне карау процессын чираттагы тапкыр кичектерергә мәҗбүр булды. Гаепләнүче Айрат Садыйковның адвокаты сәламәтлеге аркасында тыңлауларга килә алмады. Зыян күрүче як хөкем ителүчене процессны озакка сузуда гаепли.

Фаҗига узган елның апрель азагында Гвардия урамында килеп чыга. Руль артындагы яшь кенә егет юл аша кызыл утка чыккан пенсионер ханымны бәрдерә.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, «ГАЗ» автомобиленең 23 яшьлек йөртүчесе, куркынычсыз тизлек сайламыйча, җәяүлеләр өчен көйләнә торган светофорның кызыл утына чыккан 74 яшьлек хатын-кызны таптата. Алынган җәрәхәтләрдән пенсионер ханым ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.

Һәлакәтнең кем аркасында килеп чыгуы шактый тиз ачыклана, эшне тикшерү дә озакка сузылмый, тиздән аны судка тапшыралар. Әмма процесс әле дә башланып китә алмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген утырышка Садыйков яклаучысыз килде һәм судка эшне кичектерү турында чираттагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Ачыкланганча, узган ел азагында ук аның адвокаты аягын сындырган икән. Шуның аркасында ул әлегә йөри, димәк, суд тикшерүендә дә катнаша алмый.

 «Мин каршы. Процессны кичектерү турында бу беренче генә үтенеч түгел инде. Мин аңлыйм, моның сәбәбе бар, аягы сынды, ул озак савыгачак. Әмма утырышларны шулай бер-бер артлы кичектерү — процессны сузу гына. Мине дөрес аңлавыгызны үтенәм, гаепләнүченең килешенгән адвокаты бар. Ләкин ул процесста катнаша алмый икән, дәүләт аңа бушлай яклаучы бирә ала, бу хокуктан файдаланырга кирәк», — дип үз фикерен белдерде зыян күрүче – вафат булган ханымның улы Илдар Хисмәтуллин. 

 Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/society/21-02-2022/avariyad-lak-bulgan-hatynny-uly-ti-mashina-y-rt-chene-gafu-ten-en-k-tte-5849883

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X