erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

“Бакча башым зиратка әйләнде”

Гыйбрәт өчен.

  Сугыштан соңгы елларда авыл халкы бер-берсе белән бик тә аралашып яши иде. Бер тол әбинең бәхетсез күрше карчыгы турында сөйләве күңелемә уелып калды. Әби аны күрше карчыгы үзе сөйләгәнчә хикәяләде.

   – Ирем сугышка киткәндә өч яшьлек кызым белән сәләмә-җимерек өйдә калдык. Үз ягымнан әти-әнием күптән тиф авыруыннан үлделәр, бер туганым да юк. Ир ягыннан да каенатам сугышка чаклы үлгән, каенанам бүген-иртәгә үләсе, бик авыр хәлдә ята. “Үз нигеземдә үләм”, – ди, көн саен иртә-кичен барып, аны карыйм. Аның да йорты төртсәң ишелергә тора. Азык запасы көннән-көн бетүгә таба бара. Колхоз да ярдәм итми. Барысы да фронтка диләр. Кыш башында “ирегез үлде” дигән хәбәр алдым. Көне-төне күземнән яшь кипкәне юк. Ничек яшәргә, бу баланы ничекләр үстерергә? Хәсрәтләрне уртаклашырга яраган бердәнбер якын кешем – каенанам да үлеп китте... Ачлы-туклы колхоз эшендә таңнан-таңга чиләнеп йөргән көннәрнең берсендә колхоз рәисе кәнсәләргә чакыртты. – Окоп казучылар исемлегенә керттек, фәлән районга окоп казырга барасың, – ди. – Минем бит дүрт яшь тә тулмаган балам бар, аны кемгә калдырыйм? – димен. – Теләсәң кемгә калдыр. Ил, партия кушканны үтәми булмый, – ди. Үзе миңа карап мут елмая. Заманында матур идем, чая идем. Кыз вакытымда шул рәис, миннән шактый өлкән булса да, гашыйк булып, өйләнергә теләп йөргән иде. Бу юлы ачыктан-ачык: – Менә шулай, Сәлимә (исеме үзгәртелде). Яки минем яшьлек мәхәббәтемне кабул итеп җариям буласың. Балаң белән тук булырсың, зыян-золымнан саклармын үзеңне. Яки ил, партия кушканны тыңларга туры килер, – дип чыгарып җибәрде. Ни әйтергә белмичә, күз яшемә төелеп чыгып киттем. Дәшмәвемне ризалык дип уйлаган күрәсең, шул кичтә үк килеп җитте елгыр рәис. Бер пот чамасы он, зур гына кисәк тана ите, тоз, шырпы, чәй кебек нәрсәләр алып килгән. Ни хәл итим, власть аның кулында. Шул кичтә үк бирелдем. Беләм, иремнең, ата-аналарымның рухлары каршында гөнаһлымын. Рәиснең хатыны, балалары каршында да гаеплемен. Тик нишлим соң?! Баламны ач үлемнән саклап каласым килде. Тормышның кырыслыгыннан, кешеләрнең ерткычлыгыннан күңелем катты. Рәискә йөзем елмайса да, күңелем елмаймады. Аннан туган балаларны да кызганмадым. Тугыз ай корсак тутырып, исән-имин балалар тапсам да, туган берен мендәр каплап үтерә бардым. Мәетләрен бакча башында ызанга илтеп күмдем. Бәйләп-чорнап йөргән корсагымны авылдашларның кайсы сизде, кайсы юк. Белгәненә үле туды дидем, белмәгәне төпченмәде. Ул кыямәт көннәрендә һәркемнең үз хәле хәл иде шул. Шул авыр заманда рәиснең җариясе булганга балам белән тамагым тук, өстем бөтен булды. Сугыштан соң йорт төзетте үзебезгә. Үзе белән йөргән чорда дүрт бала тапканымны белде бит. Барысы да үле туды дигәнемә дә ышанмагандыр. Шулай да үзе үлгәнче ташламады мине. Бакча башымны зират итүем, зина кылып яшәвем, дүрт баламны үтереп күмүем белән бәндәләр каршында да, Алла каршында да чиксез гөнаһлымын. Менә шуңа да җан бирә алмый газапланам... Авылда кич утыручыларның икенче төркеме дә бар иде. Аларын әбиләр “гөнаһлар төркеме”, “алласызлар”, “Шайтан кавеме” дип атыйлар иде. Болары шул авыр заманда комсорг, парторг, укытучы булып эшләгән “актив яшьләр”, шул ук әбиләрнең урактан, ындыр табагыннан кайтканда ыштан бөрмәләре, култык асларыннан яшерелгән ашлык бөртекләре эзләүчеләр. Шул “тырышлыклары” белән шактый гына толларны, солдатларны тимер рәшәткә артына озатучылар. Сугыш афәтләрендә үзләре дә ирләрен югалтып тол калган апалар, кылган гөнаһларын “мәскәүский” яки самогон белән “юып”, артельләрендәге ир-атлар белән ашап-эчеп, җырлашып утыралар иде. Менә шундыйлардан башланган динсезлек, күңел ачу мәҗлесләре халык арасында тамыр җибәреп, бүген инде чәчәк атып уңышларын бирә. Динсезләр тарафыннан изелгән, әмма иманына, диненә тап төшермәгән, сөйгәненең рухына, биргән вәгъдәсенә тугры калган ак әбиләребез, тол апаларыбыз күптән гүр ияләре булды. Җанын, тәнен пычраткан, динсезлек юлыннан китеп, гөнаһ сазлыгына батканнар да күптән мәрхүм инде. Әмма Ислам диненә капкалар ачылып, аек, матур киләчәккә бару юлы иркен вә киң булса да, халык гөнаһлы шайтан сазлыгыннан чыгарга теләми. Тамырларына чаклы агулангач савыгулар кыен икән шул...

  Мансур ИСХАКОВ, Казан 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Татарстан яшьләре"

Чыганак: https://saby-rt.ru/news/yazmysh/bakca-basym-ziratka-ailande-1711449207

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X