erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Әби әле инглиз телен дә өйрәнәсе

Рәшидә әби гади генә әби түгел, ул иң бай әби булуы белән дә соклану тудырды. Ире Харис белән 9 бала тәрбияләп үстергән, 17 оныклары, 16 оныкчыклары бар.

 

Район башлыгы Илшат Нуриев белән Наласа авылында яшәүче Рәшидә әби Зарипованы 95 яшьлек юбилее белән котлап кайттык. Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Рәшидә әби гади генә әби түгел, ул иң бай әби булуы белән дә соклану тудырды. Ире Харис белән 9 бала тәрбияләп үстергән, 17 оныклары, 16 оныкчыклары бар. Балаларның 8е бүгенге көндә исән-саулар. Бөек Ватан сугышы ветераны Харис абый 1970 елда вафат булган. Бригадир, тегермәнче булып эшләгән.

Рәшидә әби Наласа авылында туып-үскән. Сугыш елларында урман кискән, колхозда төрле эшләр башкарган. Бүгенге көндә 9 балалы гаиләне күз алдына китерүе дә кыен. Аларны ашатасы, киендерәсе, үстерәсе бар бит! Һәркайсы тормышта үз урынын тапкан, әти-әнисе йөзенә кызыллык китермәгән.

Авылда бу йортны иң рәхәт йорт, диләр. Без моңа үзебез дә инанып киттек. Беренче очрашуыбыз булса да, күптәнге танышлар кебек аерылыштык.

Рәшидә әби улы Айрат, килене Резеда белән яши.

– Безнең әнинең хәтере шулкадәр әйбәт, авыл тарихын, аның кешеләрен яхшы белә, – ди килене Резеда. – Китаплар, газеталар укырга ярата, башваткычлар чишә, аның  калын сүзлекләре дә бар. Оныкларына дәрес әзерләргә булыша иде, инглиз телен өйрәнер идем, тик өч тартык хәрефнең бергә килүе генә комачаулый, дия.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Минем киленем дүрт телне белә, – диде Рәшидә әби горурлык белән. – Бик тату яшибез, бик әйбәт минем киленем.

Резеда Фәритовна Наласа мәктәбендә укыта. “Башта француз теле укыттым, аннан инглиз теленә күчәргә туры килде”.

Рәшидә әби белән тагын биш елдан очрашырга килештек. 100 яшьлек әбиләр Наласада да булырга тиеш бит инде!

Ильяс Фәттахов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X