erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Былбыл сагышы

Наил абыйсы үлгәч кенә, сәхнә арты серләре ачылды. Наил хатынына сөйләгән. Тәнәфес вакытында энесенең хәлен белергә менсә, ни күрә, пәрдә артында бер тартма вермут тора икән! Бергә йөрүче дуслары Таһирны, мактый-мактый, аракы эчерә икән. Шуннан шул, Наил тартманы ала да идәнгә бәрә.

Сария ханым, чыннан да, филармониягә якын тора икән. Биш катлы җыйнак кына йортның икенче катына күтәрелеп, квартирага керделәр. Ике бүлмәле, матур гына фатир. 
- Син караштыра тор, мин чәй кабызып килим әле, акыллым! - дип, Сария ханым кухняга кереп китте. Зал яктагы стенкада уеп эшләнгән рамка эчендә Таһир абыйсының фотосын күргәч, Газизә бераз аптырап та китте. Әллә Сария апасы Таһир абыйсының мәхәббәте булганмы икән? Кеме ул аның: туганымы, дустымы? 
- Беләм, беләм, мине Таһир белән ни бәйли дип баш катырасың?! 
Сария ханым да залга кереп, Газизә янына килде. 
- Ие шул, Сария апа, сез аңа кем буласыз? 
- Беркеме дә түгел! Таһирның җырлавына гашыйк фанаткасы мин! Аның истәлекләрен саклаучысы да! Бәлки әле яклаучысы да! Таһир арабыздан бик яшьли – 54 яшендә китте. Бик еш төшләремдә күрәм мин аны. Халык бик ярата иде аны. Таһир вафат булганнан соң, унөч ел узгач кына, менә бүген искә алдык. Бүгенгә кадәр ул үзе эшләгән филармониягә дә, министрлыкка да кирәкмәде. 
- Таһирның башына да шул филармония җиткәндер дип саныйм. Алар аны юк итәргә бик тырыштылар, тик халык хәтерен сызып атып булмый шул, акыллым! Мин Таһирның җиңгәсе белән аралашып яшәдем бу елларда... Бәгырькәемнең шулкадәр җырлыйсы килеп, филармония ишегенә инәлеп карап торган чакларын күреп, үзәгем өзелә иде.. . Бервакыт Таһирның җиңгәсе Дания ханым филармония җитәкчелеге янына барып: “Тавышы бар, чын талант бит. Эшкә алыгыз инде”, – дип гозерләп сорады. Юк, ишетмәделәр. Ишетергә дә теләмәделәр.. Моннан биш ел элек филармониягә концертка барган идем. Шул вакытта җитәкчелеккә: “Таһирның бәрхет түбәтәе бар, шуны алмассызмы?” – дидем. ”Кысыр хәсрәт кайгыртып йөрмәгез, акча кирәк булса, базарга илтеп сатыгыз!” - дип чыгардылар. Бик гарьләндем. Ул бит шул филармония кассасын баетыр өчен алны-ялны белмәде бахыркаем. Көнгә 3 әр концерт куйган чаклары да була иде. Таһир вафат булгач, зыярәт өстенә барырга филармония җитәкчелеге машина да бирмәде хәтта. Менә шулай кадерсез җан булып китте моңлы Таһирыбыз.Әй,бер Таһир гынамыни татарда кадерсез талантлар?! 
- Ник алай килеп чыкты соң, Сария апа?Шундый талантлы җырчы ник урамга ташланды? 
Газизәнең сорау тулы зәңгәр күзләренә озак кына карап торгач, Сария ханым авыр сулап куйды да дәвам итте: 
- Көнләштеләр аңардан, талантыннан, аңа яуган халык мәхәббәтеннән көнләштеләр, акыллым! 
Ул концертта катнашкан көнне шул көнче дуслары аны мактаган булып, сәхнә артында гел аракы эчереп торганнар. Наил абыйсы үлгәч кенә, сәхнә арты серләре ачылды. Наил хатынына сөйләгән. Тәнәфес вакытында энесенең хәлен белергә менсә, ни күрә, пәрдә артында бер тартма вермут тора икән! Бергә йөрүче дуслары Таһирны, мактый-мактый, аракы эчерә икән. Шуннан шул, Наил тартманы ала да идәнгә бәрә. Бөтен аракыларын ватып чыга. Концерттан соң икенче көнне Наилне эштән кайтканда, капка төбендә кыйнап үтерделәр. Бу хәлләрне хатынына сөйләп өлгергән була инде. Хатыны да серле генә үлеп китте. 
Чәйнек сызгырган тавышка Сария ханым туктап, кухняга чыгып керде. 
- Газизә алтыным, әйдә, әңгәмәне кухняда - чәй өстәле янында дәвам итик әле. 
Газизә Сария ханымның кухня шкафын күзәтте. Андагы бер шүрлектә таныш стакан күреп, аптырап китте. Газизәнең стаканга карап торганын күргән Сария: 
- Таһирыбыздан калган истәлек. Ул үлгәч, Таһир Якуповның өендәге шкафын, өстәлен, урындыкларын, телевизорын, үтүген, концерт костюмнарын бакчама илттем. Бусы мәрхүмкәемнең көнбагыш саткан стаканы.Теләчедә музей ачтылар бит, калган әйберләрен шунда бирдем. Менә фотосы белән стаканын алып калдым, истәлек өчен. Фотосын үз кулы белән язып биргән иде.Истә әле автограф язган минутлары да,ул көнне кигән киемнәре дә! 
“Җырларыма гашыйк чибәр ханымга Таһирҗаннан!” - дип язгач, миңа кычкырып укып та күрсәткән иде. Ул фотоны кулыма тоткан көнне миннән дә бәхетле кеше булмагандыр?! Бу стакан белән соңгы елларында тамак туйдырды, бахыркаем! 
- Хәтерлим, миңа да таныш бит бу стакан, Сария апа! Бервакыт Таһир абыйдан мин дә көнбагыш сатып алып ашаган идем, шушы стаканнан... Газизә бөек җырчының кул җылысы сеңгән, күз яшьләре юган кырлы стаканын кулына алып, озак кына уйланып торды. ”Олы юлның тузаны” Газизәне Таһир дөньясына алып керер дип кем уйлаган?! 
- Апасы Асия белән бик якын дуслар идек без.Таһир үлгәч тә, хатыны Гүзәл дә озак тормады. Йортларына килгән киленнәре Таһирның бар мөлкәтен чыгарып түгәргә уйлаган иде. Шуларны саклап калыр өчен, бармаган җирем, күреп сөйләшмәгән кешем калмады. Соңыннан Теләчегә кайтып, хәлне аңлаттым. Шөкер, Таһирыбызның рухын рәнҗетмәде теләчелеләр, музейга куйдык бар әйберләрен дә. Җомга намазларымда бер дә калдырмыйм җанымны, аның рухына догаларны укып торам, разый булып ятсын. Әле бер көнне Иске татар бистәсендәге каберен зыярәт кылып кайттым. Җитен комбинатында эшләгән бер пенсионер ханым Таһир каберенә чардуган эшләттергән, җырчы Габделфәт Сафин таш куйдырган. Бар икән Таһирыбызны онытмаган миһербанлы адәмнәр дә!Бүгенге заманда да чын җырчылар бар ул, алтыным! Моң кадерен, моң хәтерен югалтмаучылар сирәк булса да очрый шул! 
Газизә Сарияне туктатырга да, кушылып ни дә булса әйтергә дә базмады. Халыкның җырчы улына булган пычрак мөнәсәбәттән аның күңеле катты. 

дәвамы бар

фото: https://pixabay.com

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://www.syuyumbike.ru/news/proza/bylbyl-sagyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X