erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Дилә Нигъмәтуллина: “Бала алып кайту минем өчен авыр мәсьәлә”

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге язылучылары белән аралашканда, аның шәхси тормышына кагылган сораулар да күпләп килә.

 

-Икенче бала алып кайтырга уйламыйсызмы әле?

- Ох, минем өчен бик авыр мәсьәлә, кызганычка каршы. Инде планлаштырмыйбыз да...

- Сәфинәне шундый акыллы, тәртипле итеп үстерүнең сере нидә?

- Балаларны тәрбияләгәндә иң элек үзеңнән башларга кирәк! Алар безнең яшәешне кабатлыйлар! Үземнең тормышымнан чыгып бер мисал китерәсем килә. Без гел балаларны орышып торабыз инде: кешеләр белән исәнләшегез дип. Гел оныталар. Шулай бервакыт Сәфинә белән лифтка кердек. Минем кулда ике сумка. Әле телефоннан сөйләшәм. Чыкканда, кереп барган кешеләр белән исәнләшмәгәнемне үзем дә аңлап алдым. Сәфинә хәтта миңа кисәтү ясады. Эчтән уйлап куйдым инде: балаңны өйрәткәнче, үзеңне өйрәт дип.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай итеп без бер-беребезне тәрбиялибез дисәң дә була. Аңда нинди дә булса тискәре яклар ачыклыйм икән — үзем үзгәрергә тырышам.

-Марат Сәфинә турында кайгыртмый. Юньләп күрешмиләр. Баланың әтисе белән буласы киләдер...

- Бу нормаль процесс. Һәр кешенең үз тормышы, үз мәшәкатьләре һәм... үз балалары. Сәфинәнең әтисе ролен үти торган кешесе бар. Ул бар яктан да бәхетле бала һәм игътибар җитмәгәннән интекми. Марат белән аралашуларына мин каршы түгел. Теләк кенә булсын...

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/dil-nigmtullina-bala-alyp-kaytu-minem-chen-avyr-msl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X