erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Егетемне кыйнадым

–    Ышанмыйсызмы? Чынлап әйтәм! Ул  бу хакта хәтта полициягә хәбәр иткән. Билгеләнгән темага сөйләшүебез шулай кисәк кенә шәхси темага күчте ("Сөембикә", Чулпан Галихмәтова) .

 

 Ул егет белән бик озак очраштык. Берәр елдан арткандыр. Аңа минем белән, миңа аның белән рәхәт иде. Иң мөһиме: бер-беребезгә ышандык, ирекне кысмадык. Мин ипподромда атлар өйрәтәм. Бик нык акчалы һөнәр бу!  Краснодар краендагы бер шәһәрнең ипподромына ярты елга эшкә чакырдылар. Әйбәт акчалар вәгъдә иттеләр. Ә без егетем белән  гаилә кору турында сөйләшә башлаган идек. Яшь гаиләгә, үзегез беләсез, тормышны башлап җибәрер өчен акча күп кирәк. Уйлаштык та,  ярты елга командировкага китәргә карар кылдым. Күпме инде ул ярты ел? Бары тик алты ай! Хәзерге гаджетлар заманында минут саен сөйләшеп-«күрешеп» торырга мөмкин. 

Ярты ел чынлап та тиз узып китте. Егетем белән көн саен интернет аша аралашып тордык. Үз шәһәремә кайтып керүгә аңа шалтыраттым. «Бүген вакытым юк, иртәгә очрашырбыз», – диде. Ул икенче көнне дә күренмәде. Аптырагач, дустына шалтыраттым. 

– Син белмисеңмени, ул инде ике ай бер кыз белән яши», – диде. Авып китә яздым. Соңгы вакытларда хатларында да, сөйләшүендә дә үзгәреш сизмәгән идем.  Бу бит инде хыянәт! 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул яшәгән фатирга киттем. Подъезд төбендә әле бер ай элек кенә кредитка алган өч миллионлык машинасы тора. Ачуым шуның кадәр зур иде, кирпеч алдым да, машинасының тәрәзәләрен коеп төшердем, алгы бамперын ватып бетердем. Сигнализация тавышына йөгереп чыкты ул. Кыланышымнан аптырап калгандыр, күрәсең, аннан, физик яктан миннән көчсезрәк ул – аны җиргә сузып салып кыйнадым. Бөтен ачуымны алдым! Аннан берни сөйләшеп тормыйча, өемә кайтып киттем.  Еладыммы? Әлбәттә! Мин бит аны чын күңелемнән яраттым!

Өч көннән ишек кыңгыравына бастылар. Ачсам,  өч полиция хезмәткәре басып тора. Икесе махсус экипировкадан, автоматлар тотканнар. Болар мине кулга алырга килгән икән. Куркыныч җинаятьче итеп тасвирлады микән мине элекке сөйгәнем. Үзләре дә көлеп җибәрде. Кулымны суздым да наручник кидерттеләр.  Ул егет минем өстән полициягә гариза язган икән. Рухи һәм матди зыян салганым өчен суд бер елга шартлы рәвештә ирегемнән мәхрүм итте. Әле аңа китергән зыян – 450 мең сум түләргә тиеш идем.   

Урамда бер күргәч: «Ул сумманы барыбер түләмим. Миңа карата дәгъваларың булмау турында полициягә яз, алайса караңгы почмакта көтеп торам да,  өстеңә бензин сибеп, ут  төртәм, факел  кебек янып шәһәр буйлап йөгереп йөрерсең. Мине беләсең!» – дидем. Холкымны белә ул, барып язды. Акчаны түләмәдем, инде бирелгән җәзамны да үтәп бетердем. 

Дәвамы http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/egetemny-kyynadym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X