erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

“Еллар буе нахак сүз ишетеп яшәдем”

Заманында бер чирәмдә аунап, бер чишмә суын эчеп үсте алар. Шулай да Әлфира белән Сәлимнең көтмәгәндә бергә булулары авылдашларын гаҗәпләндерде. Кызның күрше авылдан Мирзанур исемле егет белән очрашуын барысы да ишетеп белә иде ул чакта.

 

Сәлим армиядән кайткан көнне үк клубтан Әлфираны озата кайта. Кыз аның белән бары тик дусларча гына сөйләшә. Казанда Мирзанур белән очрашып йөрүләрен дә яшерми. Саубуллашканда аңа башка үзе артыннан килеп йөрмәвен үтенә.

Икенче атнада Мирзанур авылына кайткач, Әлфира янына килә. Егет клуб янында басып торган яшьләр белән күрешеп чыга. Шунда үзенә кемнеңдер исеме белән эндәшкәнен ишетеп ала. Сыйныфташы Сәлим икәнен күргәч, Мирзанур аның янына барып, хәлләрен сораша башлый. Тегесе дорфа гына итеп: “Син безнең авылга башка килеп йөрисе булма, яме. Әлфира белән без өйләнешәчәкбез”, – дип әйтеп сала.

Әлеге көтелмәгән хәбәрне ишетүгә, тегесе ни әйтергә белми аптырап кала. Әлфира белән аңлашуны да кирәк санамыйча, китеп бара. Шул көннән соң, егет белән кызның юллары аерыла. Әлфира егетенең тиктомалдан килми башлавын авыр кичерә. Күпме генә көтсә дә, Мирзанур ике ел буе “яратам”, дип йөргән кызы янына башка килми. Әлфира аңа үч итеп, артыннан калмый йөрүче Сәлим белән очраша башлый. Егет шул арада аңа өйләнергә тәкъдим дә ясый. Бу хакта өйдәгеләргә дә җиткерә Әлфира. Аларның кавышырга йөрүен белгән әтисе кызына:

– Тапкансың икән егет. Нәселләре бик усал бит, кызым. Белмим, аның белән бәхетең булырмы икән? Әллә кире уйлыйсыңмы? – ди.
Әмма егетнең “тәмле” теленә ышана Әлфира. Өйләнешеп бер ел узуга, үзенең холкын күрсәтә башлый Сәлим. Уллары тугач та: “Бу бала минеке түгел”, – дип аннан баш тарта. Әлфира еллар буе әнә шул нахак сүзне ишетеп яши. “Эштән соңга калмыйча вакытында кайтырга, кибеттә бер сәгатьтән артык йөрмәскә”, – дигән таләпләр көндәлек режимга әйләнә. Икенче балаларының дөньяга килүе дә Сәлимне үзгәртми. Әлфира аңа үзе белән бергә эшләгән дусты Илшатны үрнәк итеп куярга ярата. Алар бер-берсенә кунакка йөрешә торгач, аның хатыны Сәгыйдә белән якын дусларга әйләнәләр. Әлфира үзенең эч-серләрен яңа “дустына” бушата.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бервакыт дуслары Илшат авырый башлый. Катлаулы операция кичерә. Сәламәтләнә алмыйча, якты дөньядан китеп тә бара. Сәлим дустының хатынына булышырга, – дип өйләренә барып йөри башлый. Алар арасында “мәхәббәт уты” кабынганын Сәлимнән ишетә Әлфира. “Без Сәгыйдә белән бергә булырга җыенабыз. Йортның бер бүлмәсендә яшәячәкбез”, – дип шаккаттыра ул.

Хатынының якын дусты булып йөргән Сәгыйдә алар өенә килеп яшәргә оялмый. 17 яшьлек улын фатирында калдырып, шул йортка күченеп килә. Әтиләренең бу адымына балалары (улына – 18, кызына 17яшь була) бик хурлана. Иптәшләре алдында оят була аларга.
Әнә шулай бер түбә астында, яшәүләренә 13 ел вакыт узган инде. Бергә эшләгән хезмәттәшләре аңа: “Ничек шулай бер йортта яшәп була?” – дигән сорауны еш бирә. Балалары үскәндә, бергәләп төзегән йорттан китеп барып урнашыр урыны булмавын уйламый шул алар.

Әлфира берничә урында эшли-эшли балаларына югары белем алырга булыша. Бүген кызы үз гаиләсе белән аерым яши.
─ Шундый кеше белән 20 ел буе ничек түзеп яшәгәнемә аптырыйм. Мине генә түгел, балаларны кимсетеп торды бит. Кызыбыз кияүгә чыккач кына, ире кушканга аралаша башлады әтисе белән. Миңа нахак бәла таккан өчен улыбыз аның белән бөтенләй сөйләшми. Чир китсә дә, гадәт китми, – диләр. Күрше бүлмәдән ызгыш-талаш ишетелгән саен йөрәгем “жу” итеп куя. Кайчан гына тынычлыкта яшәрбез. Әле дә ярый янымда улым бар, – ди Әлфира.

Люция Хәбибуллина.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/ellar-bue-nakhak-sz-ishetep-yashdem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X