erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Эльмира Кәлимуллина: "Әтигә бозым ясаганнар дип уйлыйм..."

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән үзебезчә, татарча ихластан әңгәмә кордык. “Татарча” дип әйтүем юкка түгел, чөнки күпләр Эльмираны татар телен белми дип уйлый икән ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

- Эльмира, син нинди гаиләдә үстең?

- Мин Түбән Камада татар гаиләсендә тудым. Әти-әнием – төзүчеләр. Гаиләдә без ике бала – миннән 3 яшькә олырак абыем бар. Безнең гаилә музыкага гашыйк. Дәү әти белән дәү әнием дә җырларга, биергә ярата иде.

- Балачагың авыр булдымы?

- Ул чакта кечкенә бала аның авырмы, юкмы икәнен аңламагандыр инде. Әни ике-өч эштә эшләде. Заманында әти – үз эшенең чын остасы иде, шәһәрдә белмәгән, аралашмаган кешесе юк иде. Ләкин эчүгә бирелеп үзен югалтты. 7-8 сыйныфта укыганда, күршеләр аркасында фатирыбызны су басты. Нәтиҗәдә, бөтен обойлар кубып төште. Әмма ремонт ясарга акчабыз булмады. Ярты еллап шулай яшәдек. Шушы хәл аркасында абый туган көненә дусларын чакыра алмады. Балачак әти белән әнинең авылында үтте. Әти – Түбән Кама районы Каенлы авылыннан, әни – Әлмәт районы Кәләй авылыннан. Кечкенәдән авылда эшләп, бәрәңге бакчасында казынып үстек.

- Әтиең белән күңелсез хәл булган икән...

- Без мәктәптә укыганда, әтигә эшендә гаделсез рәвештә яла яктылар. Теге заман акчасы белән 5 млрд.сум турында сүз бара. Көнләшеп, әтинең урынына утырырга теләүчеләр булгандыр дип уйлыйм. Бозым ясамаганармы икән, дип тә уйлап куям. Мәктәптән кайтып килгәндә, билгесез кешеләр өйдәге җиһазларны ташый иде. Без берни дә эшли алмадык, әтинең яклаучысы да, ярдәм итүчесе дә булмады. Әнигә кыенга туры килде, тормышны үз җилкәсендә тартып барды. Дәү әни аңа түзәргә, кешегә чыгармаска, зарланмаска киңәш биргән булган.

- “Ярдәм итүче булмады” дисең. Әтиеңнең бертуганнары?

- Әтинең бертуган энесе белән сеңлесе бар. Ләкин, әллә әти эчкәнгә күрәме, алар безнең гаиләне артык якын күрмәде. Икетуган абый-апалар, эне-сеңелләр белән үзара мөнәсәбәтләребез киеренке булды. Аларга безнең белән кызык түгел иде. Бервакыт абыйларга кунакка бардык. Барып керсәк, бөтен туганнар җыелышып бәйрәм итә. Ә безне ни өчендер чакырмаганнар... Тагын бер вакыйга истә калды. Мәрхүм әби икетуган абыйларыма матур пенал бүләк итте. Ә минем абыйга эләкмәде. “Ник абыйга алмадың, әби?” дип сорагач, “абыең зур инде”, диде. Аның бүләге дә кирәк түгел иде, абыема карата мөнәсәбәтен авыр кабул иттем. Хәзер туганнар белән бөтенләй аралашмыйбыз. Икенче яктан карасаң, без бер-беребезне алдамыйбыз. Әгәр мин аларга, алар миңа кирәк түгел икән, нигә аралашырга?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Ялгышмасам, әти-әниең аерылышкан?

- 2013 елда Казанга күчендек. Һәм моннан алты ел элек аерылыштылар. Әни сабырлыгы, түземлеге калмагач, аерылышырга булды. Сәламәтлеге дә шактый какшады. Алар бик әйбәт яшәде, үрнәк гаилә булды. Тик менә, кызганыч, әтинең эчүе барысын да бозды. Әти белән әнинең фатиры бер урамда урнашкан. Алар үзара аралашып яши.

- Әтиеңнең хәле ничек?

- 2018 елда эчү аркасында әтинең баш мие агуланды. Әти бик нык ябыкты. Хәер, моны хәтта без дә абайламадык, чөнки ул болай да табигате белән җыйнак кеше. Әти янына абый килгән. Ишекне ачучы булмагач, абый үз ачкычы белән ачып кергән. Керсә, өйдә аңсыз әти ята. Абый аны шундук хастаханәгә алып барды. Әтине 7нче хастаханәдә дәваладылар, барлык табибларга рәхмәтемне белдерәм. Башта реанимациядә ятты, аңына килгәч, 3 атна чиратлашып палатада сакладык. Беренче көннәрендә безне танымады. Шулай да кайвакыт хәтере югала. 1984 елга кадәр булган бөтен вакыйгалар исендә, калганнарын онытып җибәрә. Әйтик, әби белән бабайның киткәнен әйткәч, бу хәлне яңа гына ишеткән сыман авыр кабул итте. Әтине яңадан йөрергә, ашарга өйрәтү психологик яктан бик кыен.

- Хәзерге вакытта кайда ул?

- Тернәкләндерү үзәгендә. Аңа өйдә ялгыз калырга ярамый, без дә көне-төне әти белән өйдә утыра алмыйбыз. Ә тернәкләндерү үзәгендә ул табиблар тәрбиясендә, чиста-пөхтә урында, көненә биш тапкыр ашаталар. Хәзер матурланып китте, сөбханалла. Аның өчен күңелем тыныч. Ләкин әтинең туганнары аны психдиспансерга озаттык дип уйлый. Алар чынлыкта ни булганын белми. Хәер, аларның ни уйлаулары миңа барыбер. Иң мөһиме – әти исән-сау.

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасында укыгыз. Газетаны сату нокталарында сорагыз.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilnaz-ba-beln-alsu-frakshina-ylneshkn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X