erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Энҗедә кан рагы: «Кайвакыт «мин үләм инде» ди, ләкин барыбер анда ихтыяр көче бик зур»

Кан рагын халыкта «акканлылык» диләр. Казанда яшәүче 38 яшьлек Энҗе Галиуллинага ике ел элек әнә шул куркыныч диагнозны ишетергә туры килә. ("Интертат", Гөлнар Гарифуллина)

2020 елда уңышлы гына дәваланган кебек тоелса да, ике елдан чире кабат әйләнеп кайта. Бүген ул Төркиядә химия терапиясе ала, барлык дәвалау курсы, сөяк миен күчереп утырту өчен 8 млн сумнан артык акча кирәк.

Энҗедә кан рагы: «Кайвакыт «мин үләм инде» ди, ләкин барыбер анда ихтыяр көче бик зур»2020 елда Энҗегә канда начар авырту – үтә көчле лейкоз диагнозы куялар. Бу хакта тулырак «Интертат»ка Энҗенең бертуган энесе Илфат Дәүләтшин сөйләде.

Көннәрнең берсендә Энҗе аңын югалтып егыла, шунда гемоглобины түбән булуы ачыклана. Аннары тагын бер кисәк хәле китеп алган. Шуннан ире тикшертергә дип, хастаханәгә алып барган. Гемоглобины бик төшкәч, Энҗене хастаханәгә салалар.

Аннары ковид пандемиясе башлана, бу зәхмәт Энҗене дә читләтеп үтми. Химиядән болай да таушалган организмны коронавирус тагын да талкый. Бик зәгыйфьләнгән иммунитетлы Энҗене ул вакытта плазма салып кына коткаралар.

– Башта апаны Республика клиник хастаханәсендә дәваладылар, аннары химия терапиясе курсын Казанның 16 нчы хастаханәсендә ясадылар. Чир чигенгән кебек иде, апа инде терелеп, элеккечә яши дә башлаган иде, тик быел майда чире кабат кузгалды. 14 майда туган көнем булды, алар килделәр, аралашып утырдык. Ике көннән шалтыратып, авыруның кабатлануын хәбәр иттеләр, бластлар ягъни лейкоз күзәнәкләре 90 га җиткән. Ник аның анализларын иртәрәк алмаганнардыр – анысы сорау булып кала.

Шуннан протокол буенча бик авыр химия куйдылар – 300 мл урынына 3 мең мл. Ул химия булышмады. Химиядән соң Санкт-Петербургта сөяк миен күчереп утыртырга тиешләр иде, мин донор булырга тиеш идем. Химия булышмагач, җелек күчереп утырта алмадылар, - диде Илфат.

«Төркиядә химия курслары әйбәт бара»

Химия терапиясе булышмагач, мондый очракларда дәвалау тәртибен белмәгәнлектән, табиблар бүтән нәтиҗәле бер дәвалау алымын да тәкъдим итә алмаган. Бәхеткә, Төркия табиблары Энҗене дәвалауга алына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу очракка кадәр туганнан туган абыйның кызы да рак белән чирләгән иде, алар Төркиядә дәваланып кайттылар. Шул элемтәләр буенча без дә шул клиникага чыктык. Аларга бөтен анализларны җибәрдек. Бүтән вариантлар эзләргә вакыт та юк иде, дөресен әйткәндә, чөнки 16 нчы хастаханәдәге гематология бүлеге мөдире дә, баш миенә китәргә мөмкин, бер ай эчендә дә югалту куркынычы бар, дип кисәткән иде. Төркия безне кабул итәргә әзер – «килегез, дәвалыйбыз, дәвалау протоколы бар» диделәр. Туганыбызга ярдәмнәре тигәнгә дә шунда барасы килде.

Тикшеренү өчен анализларга 3,5 мең доллар, дәвалау этапларына 18 мең доллар сорадылар. Химиянең беренче курсы өчен 17 мең доллар түләдек, икенче курсы өчен 20 июльгә кадәр түләргә кирәк.

Инстаграмда акча җыюны игълан иттек. Үзебез 1 млн сумга якын акча җыйган идек, аннары тагын 1 млн га якын акча җыелды. Ә безгә 8 млн сумнан артык акча кирәк. Җелек күчереп утырту уртача 110 мең долларга төшә.

Бластлар баш миенә китмәсен, очышны җиңел кичерсен дип, гематологиядә махсус дару кададылар да, самолетка утыртып, апаны Төркиягә озаттык. Хәзер анда химия ала, шөкер, барысы да яхшы бара. Төрекләр, безнең илдәге дарулар бик үк туры килми, алар шулай ук язылса да, бездә аналоглар, аларда оригиналлар, дип аңлаттылар. Менә шул нечкәлекләр дә мөһим, шуңа күрә хәзер организмы химияне бөтенләй башкача кабул итә икән.

20 июльгә кадәр шунда тагын 17 мең доллар акча илтергә кирәк. Аннары җелек күчереп утырту вакыты килеп җиткәч, мин донор булачакмын, ләкин минем туры килүем 10/7 нисбәтендә, Петербург табиблары анализ ясатканнар иде. Хәзер табиб параллель рәвештә 10/10 туры килә торган донор эзли. Минем анализларны Төркиягә термосумкада җибәрдек, төрек табиблары хәзер минем күпмегә туры килгәнне төгәл ачыклаячак. Петербургтагы лаборатория әйткәнне расласалар, туры килсәм, 110 мең доллар булачак, - дип сөйләде Илфат Дәүләтшин.

«Күпме яшәячәгемне белмим...»

Ул апасын бик тырыш, көчле ихтыярлы шәхес дип бәяләде. Энҗе гел хәрәкәттә булган, бөтен кешегә ярдәм иткән. Декрет ялыннан Мәдәният министрлыгына кире кайтмаган, ире белән үз бизнесларын ачып, лазер эпиляциясе белән шөгыльләнә башлаганнар...

Дәвамы "Интертат" сайтында: СЫЛТАМА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X