erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Гомерен сыер саклап калган

Арчада яшәүче Хәнифә апа Абдуллина 7 операция кичергән кеше. Хәтта ашказаны тишелеп чыккан. Операциядән соң өенә кайткач, йоклый алмый башлаган. ашаудан калган. Җитмәсә бер көнне сыерлары кайтмаган. Хәлсез килеш шуны эзләргә чыгып киткән...

Ә 12 декабрьдә аңа 95 яшь тулды. "Үзен үзе карамаса, бәлки бүген исән дә булмаган булыр иде", -- ди кызлары Гөлнур белән Гөлфия. "Ашказанына операция ясаткач, көне буе кайтмаган сыерны өзли бит ул, -- дип сөйли Гөлнур ханым. -- Арып-талып кайтып егыла бу. Ул төнне йокысы тәмле була. Карыны да ача. Әһә, болай икән бу дип, әни җәяү йөри башлый. Без бит стадион янында гына торабыз. Йөрү генә түгел, чаңгыга да баса әле ул. 80 яшендә дә чаңгыда йөри. Шунда район җитәкчелегендә эшләүче берәү күреп ала әнине. Апа, әйдәгез, ветераннар ярышында да катнашыгыз әле, ди. әни шул вакыт минем яшьтәгеләр катнашса катнашам дигән. Апа, сезгә ничә яшь соң, дип сораган теге. Әни 80 дигән. Җитәкче тиешле кешебез исе китеп китеп барган".

Хәнифә апа махсус стадионда җәяү йөри, чаңгыда шуа, Казансу елгасында коена. Үлән чәйләре эчә. Әрекмән яфрагы, тамырының файдасын күрә. 

Тумышы белән Яңа Иябаштан. Әти--әнисенә бик рәхмәтле. "Бик булган кешеләр иде, бик авыр елларда яшәдек.  6 баланың берсен дә ачтан үтермәделәр", -- ди. Ике абыйсы Әхмәтхан белән Мөхәммәтхан сугышта әрәм була. Нәфисә апасы сугышта зенитчы була. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авылдаш егет Рәхимуллага кияүгә чыга. бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Арчага күчеп киләләр. Ире Рәхимулла авылда кино күрсәтә. Фотога төшерергә өйрәнә. Шулай итеп өй салырга акча эшли. Ә Нәфисә апа авылда авыл советы секретаре булып эшли, ә Арчага күчеп килгәч, кибеттә сату итә.

Әнисе турында Гөлнур ханым: "Бер атна элек кенә әни мин әле яшәүдән туймадым диде", -- диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X