erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ике иремне дә яратам

Булмас димә, дөнья бу” дигән заманда яшибез. Шулай килеп чыкты: беренче иремнән кызым, икенчесеннән улым бар. Һәм ике иремне дә яратам, икесе дә миңа бик кадерле. Бу хакта алар үзләре дә белә.

 

Беренче ирем белән аерылышуыбызның сәбәбе – ул миңа эшендәге хезмәттәше белән хыянәт итте. Ике дә уйламыйча, өйдән куып чыгардым. Артымнан йөрүчеләр күп булды, тик араларыннан берсен генә үз иттем. Озакка сузмыйча өйләнештек, аннары улыбыз туды. 

Беренче иреңнән дә кадерлесе юк, диләр. Тора бара аны сагына башладым. Ул эшләгән бассейнга язылдым. Һәм шунда очраштык. Бассейнда йөзеп чыккан соң, каршыма килеп чыкты да, озак кына үбештек. Аннан бүлмәсенә алып кереп китте. Шул көннән хисләр кабат яңарды. Һәм мин... аннан балага уздым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беренче иремнән балага узуымны икенче иремә әйттем. Ул бу хәбәрне тыныч кына кабул итте һәм гаиләбезне саклап калды. Кайвакыт безгә беренче ирем килеп йөри, чөнки ул балабыз булачагын белә. Яңадан кавышу мөмкин түгел, икебезнең дә гаиләләребез бар. Әлегә менә шулай яшибез.

Кадрия, Казан

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ike-iremne-d-yaratam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X