erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Хатынымны ташлый алмыйм. Сөяркәмне дә яратам...

Хатын белән яратышмыйча өйләнештек. Яшьлек хатасы белән балага узды да, өйләнмичә башка чарам юк иде. Гаилә корганда, икебезгә дә 19 яшь иде. Яратмаган кеше белән яшәүләре авыр булды, тик кызыбыз хакына түздем. 

 

Моннан 6 ел элек командировкага башка шәһәргә баргач, бер татар кызы белән таныштым. Беренче күрүдән гашыйк булдым үзенә. Шуннан бирле очраша башладык. Эшем командировкалар белән бәйле булгач, хатын берни дә сизмәде. Ә үзем һәрвакыт сөйгәнем янында булдым. Шулай итеп, ике яклы тормыш алып бардым. Ләкин һәрнәрсәнең ахыры була. Яраткан кешемне гомер буе газаплап яши алмыйм, аңа кияүгә чыгарга, бала табарга кирәк. Ничек кенә авыр булса да, араларны өзәргә булдым.

Ул көн тормышымда мәңгегә кара тап булып калачак. Җаным өзгәләнә, күңелем елый. Сөйгәнемне ничек сагынуымны аңлатып бирә алмыйм. Мин аны өзелеп яратам. Ләкин хатынны да ташлый алмыйм. 16 ел бергә яшибез, кызыбызга да тулы гаилә кирәк. Аллаһы Тәгалә миңа шундый авыр һәм газаплы язмыш язгандыр инде, күрәсең. Яратмаган яр белән яшим. Күңелдәге хисләремне башкаларга сөйли алмагач, шигырьләр яза башладым. Аларның барысы да сөйгәнемә багышланган. Бәлки картлык көнемдә ул шигырьләрне хатынга күрсәтермен, барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирермен. Әмма әлегә түгел... 

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Газинур, Чаллы

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/khatynymny-tashlyy-almyym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X