erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Юл фаҗигасендә үлгән Лилия Гафурова турында: «Җаны чыкканда сәҗдәгә киткән кебек яткан» ("Интертат", Гөлназ Хәбибуллина)

25 июнь көнне Чистайдагы «Хозур» хәләл кафесы җитәкчесе, кейтеринг белән шөгыльләнеп танылган Лилия Гафурова юл фаҗигасендә һәлак булды. Нибары 28 яшьлек Лилиянең үлеменә китергән фаҗига, аның соңгы минутлары, тормышка карашы, хыяллары - «Интертат» язмасында.

Лилия белән иптәш кызы Миләүшәнең Лениногорскидагы заказдан соң Чистайга, икенче көнне булачак банкетка әзерләнергә дип кайтып килешләре була. Кафега кайтып туктарга санаулы минутлар гына калган булган, югыйсә… Әмма әҗәл кычкырып йөрми, үкчәңә басып йөри, диләрме әле? «Шулай үләсе Лилиянең тәкъдиренә язылган булган. Тәкъдирдән качып булмый. Юл фаҗигасенә эләкмәсә, башка сәбәп килеп чыгар, бер дә булмаса, су эчкәндә тончыгып үләр иде», - ди Лилиянең бертуган апасы, блогер Гүзәл Хөснетдинова.

Башта әлеге фаҗиганең сәбәбен кызларның машинада йокыга китүләре белән бәйләп аңлатканнар. Соңрак исә Лилиянең дус кызы Миләүшә (рульдә ул була) юлда ремонт баруын күрсәткән билгене әйләнеп узмакчы булуын, ләкин идарәне югалтып, машиналары юл читенә төшеп каплануын сөйли.

«Фаҗига алдыннан кырда туктап, намаз укыганнар»

Мин шалтыратканда Лилиянең туганнары мәрхүмәнең өчесен уздырырга әзерләнеп йөри иде. Аның бертуган апасы, иң якын кешесе Гүзәл Хөснетдинова белән сөйләштек. 

«Без Лилия белән әтисез үстек. Ялгызына гына ике баланы тәрбияләве кыен булгач, әни 9 айлык вакытында Лилияне әби белән бабай янына кайтарып куйган. 6 яшенә кадәр сеңлемне әби белән бабай карап, тәрбияләп үстерде. Шуңа да алар аңа әти-әнисе кебек якын булды, бабайның үлемен дә Лилия бик авыр кичерде.

Кафе ачу, ризыклар пешерү белән шөгыльләнү Лилиянең балачак хыялы иде. Беренче сыйныфта укыганда ук әнине эштән токмачлы ашлар, пироглар пешереп каршы ала иде ул. Кечкенәдән табыннар корырга яратты, аш-су тирәсендә кайнашканда дөньясын оныта иде.

Кафены кесәсендә төгәл 5 мең акчасы булган килеш, берничә кешедән бурычка акча алып торып ачты ул. Ул үзе бурычлы тора торган кеше түгел, әҗәтләрен тиз генә түләп тә бетерде.

«Хозур» кафесы бик тиз танылып китте, табыш китерә башлады. 

Гаилә тормышы гына барып чыкмады сеңлемнең. Руслан - аның 18 яшьтә яратып кияүгә чыккан егете, баласының әтисе. Сәбәпләрен атап тормыйм, әмма кызлары туып озак та үтмәде, төрмәгә утырттылар аны. Лилия бала күтәреп аның янына төрмәгә очрашуларга йөрде. Ирен төгәл 8 ел көтте ул. Әмма быел алар Лилиягә алга таба яшәргә, тормышын көйләргә, бала табарга кирәк дигән фикергә килделәр һәм Руслан аңа талак бирде. Әле 14 июнь көнне генә сеңлем Рамил исемле егет белән никах укыткан иде. Аның белән нибары 9 көн яшәп калдылар.

Бу хәбәрне әйткәч, Руслан үкси-үкси елады. Ә икенче иренең Пенза өлкәсенә, әти-әниләре янына кайтып киткән чагы иде. Аның белән Лилияне җирләгәч кенә элемтәгә керә алдык.  Рамил әлегә шок халәтендә, ни булганны аңлый алмый», - ди Гүзәл.

Гүзәл Хөснетдинованың Лилиянең 9 яшьлек кызы Ләтифәне үз канаты астына алып, тәрбияләп үстерү нияте бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Без Лилия белән шаярышып, кайсыбыз беренче үлә - шул икенчебезнең балаларын карый дип сөйләшкән идек. Ирем берсүзсез: «Ләтифәне үзебезгә алабыз, үз кызыбыз кебек итеп үстерәчәкбез, кайгырма», - дип тынычландырды. Ул хәзер мине әнием дип йөри, миндә әнисен күрә. Әмма бердәнбер бала булып үскәнгәме икән, Ләтифәнең холкы бик авыр. Шуңа да бер кыенлык белән очраштык - ул мине үземнең балаларыма көнли. Мин дүрт бала әнисе, барысына да наз-мәхәббәтемне тигез бүлеп бирергә тырышам. Хәзер Ләтифә белән көн саен аның тиздән зур гаиләдә яшәячәге, туганнарына карата яхшы мөнәсәбәттә булырга тиешлеге турында сөйләшәбез. Әлегә үз балаларым да Ләтифәнең мине әни дип йөрүен аңлап бетерми.

Без Лилия белән үлем темасына бик еш сөйләшә идек. Аның әйткән сүзләрен исемә алып, җәсәден кәфенләгәч, янына кызыннан кала беркемне дә кертмәдем. «Нигә әнине бүләк кебек төргәннәр? Аны бүләк итәләрме?»- дип аптырап карап торды сабыем», - дип сөйләде Лилиянең апасы.

Лилиянең бөтен күңелен биреп эшләгән кафе эшен әнисе Фәридә ханым дәвам итәчәк. Ул анда баш пешекче булган, бөтен нечкәлекләрне дә яхшы белә. 

«Сеңлемнең күпме көч куеп үстергән бизнесы алга таба да эшләргә тиеш. Лилия шушы кафе өчен җанын бирер иде. Кешеләр турында уйлап, тәмле, матур булсын дип тырышты. Аның беркайчан да иске ризык сатканы, әзерләгәндә сыйфатсыз продукция кулланганы булмады. Бу мәсьәләдә бик тә таләпчән булды. Әйтәсен әйтә, куркып тормый иде», - диде безгә Гүзәл.

Гүзәл сеңлесенең җаны чыгар алдыннан да Аллаһы Тәгалә турында уйлавы, туктап намазлар укуы турында әйтеп үтте.

«Лилия белән без бер үк вакытта - 2009 елда дингә килдек, яулык бәйләдек. Лилия үләр алдыннан сизенгән кебек бөтен калган уразаларын тотып бетерде. Ул кичне дә Чистайга кергәнче туктап, ястү намазын укыганнар.  Миләүшә сөйләвенчә, Лилия җаны чыккан мизгелләрдә җирдә сәҗдәгә киткән кебек яткан. Сеңлем соңгы сулышын алган вакытта да Аллаһы Тәгалә каршына тезләнгән. Миләүшә аны сулыш алуы җиңеләймәсме дип җилкәсенә әйләндергән, яулыкларын салдырган. Ул яулыгын әни барып алды, хәзер кочаклап йөри», - ди Гүзәл.

Хәзер Лилиянең иптәш кызы Миләүшәгә карата кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше ачмакчы булалар. Гүзәл Хөснетдинова үзе һәм барлык якыннарының моңа катгый рәвештә каршы булулары турында сөйләде.

«Миләүшәнең бер гаебе дә юк. Аның урынында мин, яисә башка кеше булырга мөмкин иде. Ул да ике баласын ялгызы үстерә. Хәзер аңа болай да шушы йөк белән гомер итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә сеңлемә шундый язмыш язган. Гомерең өзеләсе булса, әллә нәрсә эшләсәң дә үзгәртә алмыйсың. Әнине дә шулай дип тынычландырам», - диде Гүзәл.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/yul-faigasenda-ulgan-liliya-gafurova-turynda-any-cykkanda-sadaga-kitkan-kebek-yatkan-5853758

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X