erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

“Мин ирләрне фатирыма кертмим. Әйдә, бакчама барабыз...”

Мин иртәдән кичкә кадәр дәүләт эшендә эшләмим. Игълан буенча өйләргә барып, суыткычларны ремонтлыйм. Ничә еллар дәверендә төрле хәлләр булды. Әмма моннан өч ел элек булган гаҗәеп хәлне сезгә дә сөйлисем килә ("Шәһри Казан").

 

Гадәттәгечә, суыткыч ремонтларга дип бер шәһәр фатирына бардым. Өйдә хуҗабикә үзе генә иде. Миңа күңелсез булмасын дипме, аш бүлмәсенә чыгып минем белән сөйләшә башлады. Татар хатыны, ун ел элек ире үлеп киткән, балалары аерым яши. Бераздан бөтенләй ачылып китте бу. Гинекология өлкәсендә проблема чыгып, дәваланып йөрүен дә әйтеп салды...

Өйгә кайткач та, Гөлияне уйлап йөрдем. Берничә көннән Гөлиягә: “Дәваланып беттеңме инде? Күрешә алабызмы?” - дип смс яздым. “Мин ирләрне фатирыма кертү яклы түгел. Әйдә, бакчама барабыз”, - диде. Ризалаштым. Гөлияне өеннән кереп алдым да, бакчасына киттек. Керүгә биленнән кочаклап алдым. Тик Гөлия оялган булды. “Ирем үлгәннән соң, 10 ел буе бер ирне дә якын китермәдем”, - диде. 10 ел буена җыелган хис-назларын төне буе миңа бирде Гөлия. Ләззәтнең югары ноктасы иде бу! Шул көннән бирле аерылышкан юк, гел бергә!

Гөлия миннән ике яшькә өлкәнрәк, ләкин зыян юк, бу мөһим түгел. 50 яшемә җитеп, бер дә өйләнмәдем мин. Ничектер насыйп булмады. Сөйгәнем соңлап очрады. Менә инде 3 ел без бергә яратышып-сөешеп, бәхеттә-рәхәттә яшибез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: pixabay.com

Исемем редакция өчен генә

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/10-el-bue-yelgan-khis-nazlaryn-tne-bue-mia-birde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X