erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Мин үлсәм, елама, әни», — дип әйткән булган»

«Күпме гомерем калгандыр, үлсәм, елама, әни» - Саба районында шашлык аркасында үтереш (Интертат)

4 ноябрь көнне Сабаның Олы Арташ авылында булган җинаять республика халкын гына түгел, табигатьне дә тетрәндергән диярсең. 6 ноябрьдә, Алмазны җирләгән көнне буранлый-буранлый, шашып яңгыр койган. Гүя, җиһан мондый гаделсезлек, кансызлык белән риза түгел!

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе сайтындагы хәбәрдән күренгәнчә, тикшерүчеләр фаразы буенча, ике ир-ат башта утын ярган, аннары шашлык кыздырып, спиртлы эчемлекләр белән утырып алырга уйлаганнар. Итне җебетергә куйганнар да, ул арада берсе эш буенча чыгып киткән, кайтса, әле шашлык кыздырылмаганын күргән. Шуның аркасында тавыш чыккан. Ачуыннан йорт хуҗасы иптәшенә пычак кадап, үзе йокларга кереп киткән. Алган җәрәхәтләреннән егет шунда ук җан биргән.

Хәзер «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Кулга алынган ир-ат гаебен таныган, сак астына ябылган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

«Татар-информ» хәбәрчесе 25 яшендә җаны кыелган Алмазның туганнары, укытучысы, авылдашлары белән элемтәгә керде. Алар барысы да шок хәлендә, башка сыймаслык канлы вакыйга бөтен авылны елаткан. «Әнием» дип өзелеп торган Алмазны сагыналар, юксыналар, аны бик җылы сүзләр белән искә алалар. Үтерүче Галимуллиннар гаиләсенең олы лачынын тартып алды, ә ике энекәше — Нияз һәм Фаязны олы абыйларыннан мәхрүм итте.



«Авыл тарихында мондый куркыныч җинаятьнең булганы юк иде»
Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов бу вакыйганың аяз көнне яшен суккандай тәэсир иткәнен әйтте.

— Авыл тарихында мондый куркыныч җинаятьнең булганы юк иде. Заманасы да үзгәрә, ә кеше замана белән бергә атлый. Хәзер кеше әллә нинди: агрессив, тиз кызып китә, беркемгә бернәрсә әйтә торган түгел.

Үтергән малай бер утырып та чыккан иде инде, вак хулиганлык өчен дә тотылды, кулы тик тормый иде. Рәсми эш урыны юк, төрле кешедә төрле эш эшләп, тормышын шулай алып барды. Эчкечелек белән шөгыльләнде, тәртибе булмады инде аның. Авыррак гаилә алар, әтиләре күптән үлде, аның ике сеңлесе тормышта инде, гаиләле. Әнисе дә: «Кеше күзенә, үлгән егетнең әнисенә ничек күренермен?», — дип бу вакыйганы авыр кабул итте. Авылдашлар бит инде алар.

Алмазны ул көнне язмыш шунда алып барып керткән инде. Хәзер бернишләтеп тә булмый. Шундый тәртипле гаиләдә үсте, әти-әниләре мәктәптә эшли, — дип сөйләп үтте авыл җирлеге башлыгы.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Улым барганда, кан эчендә яткан…»
Алмазның үле гәүдәсен туган апасы Ильмира Галимҗанованың улы Илфар тапкан. Кич чыккан җирдән баласы өйгә кайтмагач, иртүк хәвефләнеп эзләргә тотыналар. Алмазның әнисе Рәйхана Илфарга Алмаз булырга мөмкин урыннардан эзләп карарга куша.

— Үлгән гәүдәсен улым тапты. Йөрәгенә бәреп калды. Дарулар эчеп кенә йөри хәзер. Без Рәйхана белән бер бинада эшлибез, клуб, балалар бакчасы, мәктәп тоташкан. Рәйхана килде дә, «Туган апа, Алмаз кайтмады бит әле. Сездә түгелме? Илфар белән кайтмаганмы?» — ди. «Юк», — дидем. Минем улым кич чыкмаган иде ул көнне. Башта берничә тапкыр шалтыратып карадык — «недоступен» иде.

Алмазның кичтән З. (әле тикшерү барганлыктан, исеме хәбәр ителми — Т.И. искәрмәсе) белән менеп киткәнен күреп калганнар, улым шунда менеп китте. Капкалары бикле булган, аннары берәү: «Аларда төне буе ут булды, кер син анда, капкаларын чишеп кер, арт яктан йөриләр. Алмаз Зөлфәт белән иде ул», — дигән.

Алмазны тапкач, «Тор инде, әниең эзли», — дип эндәшкән. Алмаз кырын яткан булган, шуннан әйләнеп киткәч, бу бала куркып чыгып чапкан. Кан эчендә булган инде ул. Ничек теге ир йокысыннан уянып чыгып, минем баланы да харап итеп атмаган…

Аннары әтисен чакыртып, бу хәлләрне күргәннәр. Әтисе беркөнне менеп җыйган инде канын, җаны чыккан балаңның канын кеше өеннән алып төш әле син!

Шундый кансыз кеше буламыни? Әтисе үлгәч бозылып киткән бала инде ул… Бергә уйнап үскән балалар бит алар. Ни хакы бар иде аның бер гөнаһсыз кеше баласына кагылырга? Бер кешегә зыяны тигән бала түгел бит ул.

Бик ярдәмчел, ачык йөзле, хәрәкәтчән, бик сөйкемле егет иде җанкисәккәем, үземнең улым кебек иде. Малаем белән бер генә яшь иде бит аралары, — дип уртаклашты Ильмира апа.

 Дәвамы:  Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X