Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Не отдавайте эту девочку в детский дом. Бирегез, миңа бала кирәк!

    Бер бәхетсез – гел бәхетсез. Ул гаиләгә карагач, шушы сүзләр искә төшә. Ничә тапкыр инде инанам ("Шәһри Казан").

     

    Барлык юньсез бәндәләр дә гаилә бәхетен татымаган, ата белән ана мәхәббәтен тоеп яшәмәгән кешеләр. Барлык проблемаларның башы тәрбиядән килә.

    Без дус кызым Лилия белән авылдан Казанга укырга килдек. Без инде 3 ел югары уку йортында белем алабыз. Дәресләрдән соң шулай Бауман урамы буенча йөрүне гадәткә керттек. Дөнья хәлләре турында сөйләшеп барганда, авылда күптән күренмәгән танышыбызны очраттык. Ул безне әллә танымады, әллә танымаска салышып, безне урап узды. Дөресен генә әйткәндә, без дә аны көчкә кем икәнен аңладык. Мәктәп елларында укыган, без белгән Зиләдән җилләр искән. Иң беренче булып аның кәҗә бәтиен хәтерләтеп, ике якка җыеп куйган чәче күзгә ташланды. Кашын тишеп, тимер асып куйган, борынына септум (без аны үгез борыны дибез) аскан. Өстендә кара маячка, ә аның аркылы күкрәгенә ясаткан татуировкалар күренә.

    Лилия белән исем-акылыбыз китте. Менә сиңа мә! Алдынгы Зиләдән бары тик шул моңсу зәңгәр күзләре генә утырып калган. Алар аңын һәрвакыт төссез, ямансу һәм өметсез иделәр. Кая инде ул гаиләдә яшәп бәхет белән балкырга!

    Моннан 15 ел элек эче авырту сәбәпле, Диләфрүзне район шифаханәсенә салдылар. Ул анда ике атнага якын вакыт ятты. Палатада үзе генә булганга күрә, сөйләшергә кешесе дә юк иде. Янына хәлен белергә килүче дә булмады. Кем килсен инде, авылда шул исерек хатыны булып санала бит ул! Закир белән күптән бала көтеп йөрде Диләфрүз, әмма Ходай язмаган шул. Шуңа күрә Закир эчүчелеккә бирелеп, дөньясын онытып йөри башлады.

    Диләфрүз палатасында озак ятып арганнан соң, коридор буенча йөреп килим дип, кроватыннан торды. Анда ак халатлылар тегендә-монда система күтәреп чабып йөриләр иде. Диләфрүз шул ыгы-зыгы арасында, урындыкта шыпырт кына утырып торган кызчыкны күреп алды. Аңа шул биш яшьләр чамасы иде. Сап-сары чәчле, зәңгәр күзле кызның карашлары Диләфрүзнең күңел кылларын дулкынландырды.

    - Сабыый, - дип эндәше Диләфрүз, - Нишләп утырасың монда үзең генә?! Кая синең әниең?

    Гөнаһсыз җан иясе аңа күзләрен тутырып карады да, бер сүз дә эндәшмәде.

    Регистратурага юл тоткан бер апаң боларны күреп:

    - Хоть сколько хочешь болтай на своем татарча, она тебя не поймет, - диде. Бу кызны кулыннан дорфа җитәкләп, - Чего глаза вылупила, не приедет за нами папаша твой. Все проблемы из-за тебя, за что мне это, - дип орышырга тотынды.

    Русчасы шул кадәр генә булганлыктан, вата-җимерә Диләфрүз сорауларын тезә башлады.

    - Слушайте, апа, у меня сейчас много проблем. Время…вакыт юк, понимаете? – ди бу хатын, ә аннары кызын киендерә башлады, - На, надень шапку, перчатки, давай сюда руку, надеюсь, хоть в приюте тебя будут вкуснее кормить…

    Приютта? Диләфрүз бу сүзләрне ишетеп, катып калды. Тамагындагы төерне көчкә йотып җибәреп, теге хатынга тезләнде:

    - Женщина, какой приют, я вам умоляю! Не отдавайте эту девочку в детский дом! Ишетәсезме, бирегез миңа аны, калдырыгыз миңа! Миңа бала кирәк! Балаа... – дип, Диләфрүз өзгәләнергә тотынды.

    Хатын бу картинаны күреп таң калды. Кызына караш ташлап:

    - Слышишь, доча, похоже не придется ехать никуда. Тебе судьба новую маму подослала.

    Диләфрүз атна буе документ эшләре белән йөрде. Иреннән ике атна эчми торырга сорады, чөнки баланы үзеңнеке итәр өчен, куллар куеп йөрергә кирәк иде. Закир башта нәрсә әйтергә дә белмәде. “Бу бит чит кеше баласы...” дип үзалдына сөйләнде. Әмма нишләтәсен, Диләфрүз каты торгач, ризалашты. Татар авылына кайтасы булгач, “Настя”ны сызып ташлап, Зилә дип куштылар.

    Ни гаҗәп, кызчык әнисе аны ташлап киткәндә, бер күз яшен дә төшермәде. Елыйсылары алда булган шул нарасыйның...

    Реклама

    Реклама

    Зилә татар авылына аяк басты. Диләфрүз Зиләнең фотосурәтен рамкага куеп, стенага элеп куйды. Зиләне беренче көннән үк бакчада эшләргә, сарыклар сакларга өйрәтә башладылар. Беренче елны Диләфрүз аның белән җылы аралашты, “кызым” дип йөртте. Әмма Зиләгә татарча аңлавы авыррак булганга күрә, кызчык дәшмичә йөрде. Аның Диләфрүзгә “тетя” дип эндәшүе, хатынны тәмам чыгырдан чыгара иде.

    - Әни, диген кызым. Нинди тетя булыйм ди мин сиңа. Ә бу синең әтиең була, - дип әйтте Диләфрүз, тәрәзәдән иренә күрсәтеп.

    Соңрак ул аның чайкала-чайкала кайтып килгәнен аңлап алды.

    - Кабәхәт! – дип кычкырып җибәрде Диләфрүз. Бу яңгыраган тавышны ишетеп, Зилә читкә диван кырыена посты.

    Диләфрүз шәленә төренеп, ирен каршы алырга чыкты. Закир бүген фермада әйбәт эшләгән, акча урынына шешә тоттырганнар. Рәхәт бит хәзер, зарплата дигән нәрсәне акча белән түлисе юк.

    Колхозны каргый-каргый Диләфрүз ирен сөйрәп, өенә алып керде.

    Бөтен авыл халкы белә: Диләфрүз үзе дә изге түгел. Ире белән яшьли спиртлы эчемлекләр белән мавыкканга күрә, аның хатын-кыз организмында үзгәрешләр барлыкка килде. Шул сәбәпле балага уза алмыйча интекте. Каяндыр бала алып кайтканына халык бик нык борчылды.

    - Харап итмәсәләр ярый инде сабыйны, - дигән сүзләр йөрде.

    Җәй көннәрендә көндез сарыклар, бәрәннәр саклап, кич белән исерек кыланмышларын күзәтеп, Зилә үсә төште. Ир белән хатын үзара нәрсәдер бүлә алмаган вакытларда, хәтта араларына керә башлады. Әмма шундый кыю адымы саен, Диләфрүз аны үзе болгап ата иде. Эх, шушы эчүчелек! Айный алмыйча интеккәннән соң, Диләфрүзне эшеннән кудылар. Фермада да андый эшчеләр кирәкми. Өендә шулай шешә кочаклап, Зиләне кыйнап, ире белән талашып, кыйнашып яши башлады. Ә авыл халкы күрә... тик дәшми.

    Бервакыт күрше әбиең Зиләнең өеннән атылып чыгып, ә артыннан таяк күтәреп, Диләфрүз чапканны күргәч, тәмам өзгәләнде. Районга барып, барысын да милициягә әйтеп салмакчы иде. Авыл халкы “Приютта да кызга рәхәт күрсәтмәсләр, әбекәй, анда да аларны кыйныйлар, хәтта ныграк та” - дип, аны туктаттылар. Кем хаклы икәнне, бер Ходай гына белә.

    Мәктәп елларында да Зилә бүтән балалардан аеры-чөере йөрде. Әгәр дә берәрсе бармак төртеп көлсә, шунда ук еларга керешә, психлана башлый иде. Лилия дә сөйли. “Беләсеңме, аның таяныр кешесе дә шул Диләфрүз әнисе генә булгач, аңа кайтып зарланган булган. Янәсе, аны мәктәпкә мыскыллыйлар. Бу җүләр хатын исерек баштан пычак тотып килгән! Кем шулай баласын яклый инде?!”

    Зилә шул еллар эчендә татар телен өйрәнде, шуның өстенә татарча сүгенергә дә. Мәктәптән кайткан саен, аның ашарына манный боткасы гына иде. Өйдәге искә түзә алмыйча, гел тышта сарыклар арасында йөрде. Ул бәрәннәрнең һәрберсенә исемнәр кушып бетерде. Ә өй эшен хәстәрләгәндә, китапларын алар янына алып чыгып, хикәяләр укыды.

    Әтисе Закирга килгәндә, эчүдән башы чыкмаса да, ул Зиләне җәлләде. Диләфрүз котырганнан соң, ул Зиләне башыннан сыйпап, тынычландырырга тырышты. Әмма шунардан башка тормышны үзгәртергә аның хәленнән килмәде.

    Айлар, еллар узды. Безнең буын үсеп җитте. Мәктәпне тәмамлап, кайсыбыз-кая зур шәһәрләргә киттек, төрле уку йортларына кердек. Зилә дә Казанга юл тоткан, дип ишетсәк тә, 18 яшь тууы белән, ул башка авылга кайтмады. Алга таба аның тормышы турында берәү дә төгәл әйтә алмады. Әлеге дә баягы шул гайбәт сатулардан ишеп белдек: бер чит ил кешесе белән тора икән, укуга йөрми...

    Менә без аны ничә елдан соң очраттык. Әмма аның мондый яшәү рәвеше алып баруы безне гаҗәпләндермәде. Бар нәрсә гаиләдәге тәрбиядән килә. Тик беренче чиратта үзеңне тәрбияләргә, а баланы түгел икәнне олылар аңласа икән! Чөнки балалар барыбер әти-әнисеннән үрнәк ала.

    Ралинә Заһидуллина
    Фото: http://pixabay.com

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: