erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Әнисе дәүләттән балалар пособиесен алыр өчен һәр ел саен бала тапкан...

Казан кызы Тәнзилә университетның филология факультетын тәмамлагач, апасы нәсыйхәте белән балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор булып эшкә керде. Үзе дә балалыктан чыгып бетмәгән, кечкенә буйлы, чандыр гәүдәле кыз мөлаемлылыгы, үзенә карата белүе белән аерылып торды. Авыр тормыш хәлендә калган сабыйлар белән беркайчан да үзен дорфа тотмады, тәкәббер сөйләшмәде, аларның чын дустына әверелде. ("Шәһри Казан", Лилия Гайнуллина)

...8 Март бәйрәме алдыннан Тәнзиләне курсташы Алена туган көненә чакырды. Күптән күрешмәгәч, сагынылган да. Кыз рәхәтләнеп килеште. Алена белән алар беренче курстан ук якын дуска әверелгән иделәр. Серләре дә уртак булды. Алена укуны тәмамлагач, күптән йөргән егетенә кияүгә чыкты һәм инде менә бәби көтәләр. 

Ишекне озын буйлы, сөйкемле егет ачты.
– Исәнмесез, үтегез, Алена сезне залга озатырга кушты.

Алар янына хуҗабикә үзе дә чыкты:
– Менә бит хәзер син нинди булгансың. Йә, кил әле, кочаклыйм үзеңне, – дус кызы югалып калган Тәнзиләне кочаклап алды. – Сез танышып өлгердегезме инде? Бу минем каенем була.

Бәйрәм шау-гөр килеп, мизгел эчендә узып та китте. Эш-мәшәкать, матавыкка чумып, Тәнзилә, ял итү турында, гомумән, оныткан икән бит.

Аленаның каенесе кич буе Тәнзилә яныннан китмәде. Кыз да егетнең үзенә карата үзгә бер игьтибар күрсәтүен сизде. Баштан аралашудан читләшсә дә, соңрак озатып куярга соравына уңай җавап бирде. Танышулары әлеге кичәдән соң дәвам итте. Көзгә таба Артур Тәнзиләгә кияүгә чыгарга тәкьдим ясады. Октябрь ахырында яшьләр язылышып яши дә башлады.

Яшәүләренә алты ел үтүгә карамастан, Тәнзилә авырга уза алмады. Баштарак моны эштәге стресска сылтады. Ахыр чиктә киңәшләшеп табиблар бусагасын таптый башлады алар. Кайсы гына табибка барсалар да, бала булмау сәбәбен аңлата алмадылар. “Икегез дә сау-сәламәт, көтегез, вакыты җитмәгәндер”, – диде медиклар.

Инде соңгы талпыныш булсын дип, Тәнзилә күпләр мактаган гинекологка юл тотты. Тәҗрибәсе зур булган табиб, син бала табарга сәләтле түгел, синдә балалар аналыгы, бик озак дәвалану кирәк булачак, дигән диагноз куйды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тәнзиләдә хәсрәтенең чиге юк иде кебек, ничә еллар дәвамында бала табу, әни булу бәхете турында хыялланды бит ул.
– Артур, мин сине бик яратам һәм югалтасым килми, ләкин дөресен әйтми дә булдыра алмыйм. Мин бала табарга сәләтле түгел. Иртәгә үк аерылышуга бирә аласың.

– Юк инде, матурым, Без кайгыда, шатлыкта бергә булырга тиеш һәм сине ташларга җыенмыйм. Миңа башка берәү кирәкми. Без синең белән уллыкка яки кызлыкка бала алырбыз. Балалар йортларындагы күпме сабый үзенең әти-әнисен көтә. Бар да рәтләнер, – дип Артур кайгысыннан елаудан шешенеп беткән хатынын кочаклап алды.

Белгечләр тәкьдиме белән Артур һәм Тәнзилә уллыкка яки кызлыкка балалар алучы әти-әниләр мәктәбен узып, сертификатлы булдылар. Әмма махсус базада аларга яраклы бала гына табылмады. Инде тәмам өметләре өзелгәч, бер көнне Артур шалтыратты аңа. Үзе шатлана, үзе елый, үзе берөзлексез сөйли. “Таптым, төс-кыяфәте сиңа охшаган дүрт яшьлек кызчык”, – диде ул. Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорау нәтиҗәсе бу, дип пышылдады хатын үз-үзенә.

Бала йортындагы очрашу бүлмәсенә озатты ир белән хатынны директор. Тәнзилә каушап, югалып калды. Сары чәчле, яшел күзле кыз акрын гына ишекне ачты да, полиция формасындагы Тәнзиләне күргәч үк: «Син мине таптың, мин сине шундый көткән идем, минем полиция әнием», – дип кочаклап та алды. Ярату, наз һәм аралашу җитмәгәне күренеп тора. Бер сәгать буе Тәнзилә итәгеннән төшмәде кызчык, алып килгән тәм-томнары да кирәк булмады аңа. Бары алып кына китсеннәр, калдырмасыннар биредә.  

Әнисе дәүләттән балалар пособиесен алыр өчен һәр ел саен бала тапкан аның. Катяны бирегә бер ел элек китергәннәр. Әниләреннән алган вакытта өч баласы да ач, шәрә килеш салкын идәндә пычрак эчендә аунап ятканнар. Һәркайсы – төрле атадан. Икесен әнисенең бер туганы үзенә алган. Ә Катяны балалар йортына тапшырганнар. 

Тәнзилә белән Артур сөенечтән ни эшләргә белмәде. Бар булган документларын яңадан теркәтеп, кызчыкка Камилә исемен куштылар. Татар булып тумаса да, татар рухлы булып үссен, диде ир белән хатын.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/nise-dlttn-balalar-posobiesen-alyr-chen-r-el-saen-bala-tapkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X