erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ризат Рамазанов: "Улым тумаса..."

11 июль көнне эстраданың күркәм пары Зинира һәм Ризат Рамазановлар уллары Риязның бәби чәен гөрләтте ("Шәһри Казан, Эльвира Шакирова).

 

"Гөрләтте" дип юкка әйтмәдек, чөнки мәҗлесне Казанның затлы кафесында туганнары, якыннары һәм эстрада артистлары белән зурлап уздырдылар.

"Күп кеше "нигә шулай зурлап үткәрдегез?" дип сорый. Ике яктан да туганнар, дуслар күп. Өйгә чакырсаң, ул кадәр кеше сыеп бетмәс иде. Бала кечкенә булгач, Зинира да әзерләнә алмый. Шуңа күрә бәби чәен кафеда үткәрергә булдык. Барысы да килде, Аллага шөкер. Бик күңелле бәйрәм булды. Үзебез дә рәхәтләнеп ял иттек", - ди Ризат.

Мәҗлесне Рамазановларның гаилә дуслары Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновлар алып барган. Кунаклар алып баручыларны бик ошаткан, хуҗалар да канәгать калган. "Иҗатташ дустым Илсөя Бәдретдинова бүләк белән килеп җырлап китте. Беләсездер инде, мин берничә ел Илсөя апада эшләдем. Ул да Риязны көтелгән малай диде. Зәйнәп апа Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Ришат Фазлыйәхмәтов килде. Бәйрәмне бизәгәннәре өчен бик зур рәхмәт аларга", - диде Ризат.

Ризат, чынлап та, Риязны көтелгән бала ди. "Безнең әтиләр гаиләдә дүрт кыз, бер малай булган. Әгәр улым тумаган булса, Рамазановлар нәселе бетә иде. Аллага шөкер, нәселебез дәвам итә. Әтинең әнисе Шәмсебану әби дә пластик тәрәзәгә дигән акчасын Риязга бирде. Риязның тууы барыбыз өчен дә шатлыклы вакыйга булды", - ди Ризат Рамазанов.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рамазановларны уллары тууы белән тагын бер кат котлыйбыз, гаилә бәхете телибез!

 

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/11-iyul-knne-estradany-krkm-pary-zinira-m-rizat-ramazanovlar-ullary-riyazny-bbi-chchen-grltte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X