erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

"Үтерә бит ул сине, Люция, нужәли шуны аңламыйсың..." ("Шәһри Казан",Лилия Гайнуллина)

Казан районнарының берсендә участок инспекторы булып эшләүче Ринат тагын үзенә таныш адрес буенча килде. Яшь хатынның ире тарафыннан вәхшиләрчә кыйналуы турында полициягә күршеләре шалтыратып хәбәр иткән.

 

Идәндә бөгәрләнеп яткан, берничә алгы теше коелган, күз төпләрендә миләүшә төсендәге күгәргән урын пәйда булган, тәне кара янып күгәргән хатынны күргәч полиция вәкиленең йөрәге сыкранып куйды. Хокук органнарында эшләү дәверендә күпне күрде, ләкин баласының әнисе, кайчандыр яратышып өйләнешкән хатынына карата кылынган мондый коточкыч вәхшилекне очратканы булмады. Хатын-кыз күрә торып үз куллары белән тормышын юкка чыгара, эчкече ире белән үзе үк упкынга тәгәри бит.

Ринат авырту-сызланудан ыңгырашкан хатын-кызга карап алды.
– Йә, тагын егылдыңмы? – диде ул аңа сораулы караш ташлап.
– Юк, юк, ул гаепле түгел, – диде хатын, зал идәнендә гырлап йоклаган иренә ымлап. – Үзем егылдым, идән юа идем дә, аягым таеп китте.

Ринат, әлбәттә, хатынның әкиятенә ышанмады, гаилә эчендә чыккан чираттагы җәнҗал да әнә шулай тәмамланган бүген. Люция ничә ел рәттән иренең йодрыгыннан тукмалып яши, типкәләп кыйнаса да түзә. Янәсе, үлеп ярата. Җитмәсә, күршесенә: «Ир йодрыгы тигән җир тәмугта янмас», – дип әйтә икән. Әллә соң ул шул сүзләр белән үз-үзен юатамы?!

Ничә ел дәвамында Ринатны күршеләре чакыра, полицейский килә, Люция белән сөйләшә. Икесе дә югары белемле, хатыны укытучы булып эшли, ире элекке хәрби, хәзер заводта хезмәт куя. “Яшел елан”ны күрсә, башы китеп эчә Тәлгать. Әйдә, бераз утырып чыксын, акыл керсен, дип күпме үгетләде Ринат хатынны. Тегесе чатыр ябыша: йә ул тәрәзә юганда “очып төшкән”, йә кыш көне бозлавыкта таелып егылган. Кыскасы, һәр кыйналуына хатын “үзе гаепле”, шуңа аның ачыргаланып елавын да, идәнгә барып төшүләрен дә күршеләре ишетә дә, күрә дә. Ничә тапкыр ире Люцияне канга баткан килеш подъездга чыгарып ташлады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Үтерә бит ул сине, Люция, нужәли шуны аңламыйсың, – дип күрше хатыны Надя түтәй үзенә алып керә, юындыра, дәвалый иде яшь хатынны. Икенче көнне Люция тагын өенә кереп китә. Аек вакытында аякларына ятып елый бит Тәлгать. Ялвара, имеш, синнән башка яши алмыйм, үз-үземә кул салам. Түзде хатын, ничә ел түзде. Шул арада бала табып куйды. Авырлы вакытында да кыйнады ире аны. Монысына да түзде. Күршеләре, туганнары “тиле” дип ваз кичте Люциядән. Күпме әйтеп тә, аңламаганны! Әнисе белән абыйсы эчтән генә көйде аның өчен, әмма берни эшли алмадылар. Үзләренә алып кына кайталар, ике көннән соң тагын төянеп чаба хатын. Ни дип әйтергә соң бу күренешкә? Әнә Ринат та сүз таба алмый торды. Ничек йолырга бу кыямәттән яшь хатынны?
Ринат ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртты да, Люция белән якындагы хастаханәгә китте. Биредә табиблар хатынның карточкасына аның сүзләрен генә теркәде, егылдым, бетте-китте. Димәк, йодрык уйнатучы Тәлгать тагын судан коры чыгачак. Эх, җәзасы кырыс булмаса, күптән үзем тукмаклармын да, төрмәдә черетер идем мин сине, канун башкача шул бездә, дип уйлап куйды Ринат.

Ике көннән соң участковый Люцияне күрер өчен янә хастаханәгә юнәлде. Бәлки, акылына килер дә, иренә карата гариза язар дигән өмет бар иде аңарда. Палатага кергәч, Ринат хатынының караваты янында утырган Тәлгатьне күрде. Тегесе дә участковыйны күреп сәламләде:
– Менә хатыным янына килдем. Тагын егылды бит, әнә күпме җире күгәргән, шундый алпан-тилпән инде ул, алдына карап йөрми, – диде ир авызын ерып.
Люция борылды да, түшәмгә карап ята бирде.

Ринат хастаханәдән чыгып, Люция яшәгән йортка китте. Хатынның кызы, әнисе дәваланып чыкканчы, Надя түтидә яшәп тора иде. Күзләре кызарып беткән, ябык гәүдәле 3 яшьлек кыз күрше апасы белән аш-су бүлмәсендә чәй эчә иде. Ринат аңа алып килгән күчтәнәчләрен сузды. Кызчык саран гына елмаеп куйды. Надя түтисе кызчыкны уйнар өчен залга кертеп җибәрде.
– Улым, нишләтик соң бу хатынны, күрәләтә тәмугта яши. Баласы бигрәк жәл. Катырак тавыш ишетсә дә, сискәнеп куя, – диде хатын. – Булыш, зинһар, бала хакына булса да.

Дәвамын укыгыз http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ter-bit-ul-sine-lyutsiya-nuzhli-shuny-alamyysy-bulgan-khl-isemnr-zgrtelgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X