Кәбестә тозлау рецепты
3 кг кәбестәне турап, кәстрүлгә тутырабыз. Өстенә уылган 4-5 зур кишер салабыз. Бер сарымсакны ваклап өстибез. Тәменчә укроп орлыгы кушабыз.
Маринад өчен: 1-1,5 литр кайнаган җылымса суга 1 стакан шикәр комы, 1 стакан аш серкәсе, 3 аш кашыгы тоз салабыз. Яхшылап болгатабыз. Әзер маринадны кәбестәгә агызабыз. Өстенә 1 стакан үсемлек мае салабыз. Әйбәтләп болгатабыз. Өстенә су чыкканчы, тукмак белән басып, кәбестәне тыгызлыйбыз. 3 литрлы банкага тутырып, суыткычка куябыз. Бер тәүлектән ашарга әзер булып өлгерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев