erid:2VtzquqpS7d
Сирень буын сызлавын баса
Файдалы киңәшләр

Сирень буын сызлавын баса

Сиреньнән әзерләнгән төнәтмә буыннары сызлаудан җәфаланучылар өчен яхшы һәм сыналган дәва булачак.

Төнәтмә болай әзерләнә: 0,7 литрлы банкага сирень чәчәкләрен тыгызлап тутырыгыз һәм өстенә савыт тулганчы аракы коегыз. Аннары, капкачын ябып, караңгы урынга 20-30 көнгә алып куегыз. Бер айдан соң сыекчаны сөзеп алырга кирәк.

Сирень төнәтмәсе белән төнгелеккә сызлаган аякларыгызны уыгыз. Файдасын үзегез дә тоярсыз.

Искәрмә: төнәтмәне эчәргә ярамый! Аны бигрәк тә балалар кулы җитмәслек урынга алып куегыз. Сәламәт булыгыз!

 


Нет комментариев