erid:2VtzquqpS7d
Тавыкларга чүпрә кирәк
Файдалы киңәшләр

Тавыкларга чүпрә кирәк

Тавыгыгыз йомырка саламы?

«Кышын тавыклар йомырка салуны киметә. Тавыкларга чүпрә һәм акбур бирә башлау белән йомырка салулары да күзгә күренеп арта.

Кичтән 1 литр суга 1 аш кашыгы чүпрә (корысын да, чиен дә биргәнем бар), аз гына шикәр комы кушып болгатам. Ул күперә. Бер чиләк тавык азыгына чүпрә һәм бер уч акбур кушам. 5-6 көн шулай өстәмә тукландыргач, тавыклар йомырка сала башлый. Акбурны азыкларына атнага 1-2 тапкыр кушам».

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак: https://baltaci.ru/news/faydaly-kish/tavygygyz-iomyrka-salamy


Нет комментариев